Россия Федерациясе агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы профактивы махсус хәрби операция зонасындагы Россия Федерациясе хәрбиләренә гуманитар ярдәм күрсәтүне дәвам итә.
Узган атнада Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан Республика оешмасыннан Минзәлә шәһәренең «Десантчылар берлеге» рәисе Эдуард Ягъфәровка чираттагы гуманитар йөк тапшырылды, ул безнең сугышчыларга йөкне даими рәвештә үзе җиткерә.
Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы рәисе Фәридә Гарифуллина, бу ярдәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга ышанычлы терәк булыр, киләчәккә өмет бирер, дигән ышаныч белдерде һәм бу мөһим эштә катнашучыларга рәхмәт белдерде.
«Федераль токсикологик, радиацион һәм биологик иминлек үзәге» ФДБФУ башлангыч һөнәр берлеге оешмасы рәисе Екатерина Панкова гуманитар йөк алып баручыларга кушылырга инициатива күрсәтте һәм Донецк Халык Республикасында 1232нче полкта булды. Гуманитар ярдәм часть командирлары ихтыяҗы нигезендә күрсәтелде, шулай ук алгы сызыкта бүген сугышчыларга үз бурычларын үтәү өчен кирәкле техник җайланмалар да җибәрелде.
Урында хәрби хезмәткәрләр белән очрашу булды. Алар битараф булмаган кешеләргә һәм Россия Федерациясе агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасына зур рәхмәт белдерделәр.
“Безнең хәрбиләр үз эшләрен профессиональ дәрәҗәдә башкаралар һәм рухи ныклык күрсәтәләр. Без алар белән горурланабыз. Гуманитар ярдәм җыюда катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәбез”, - дип билгеләп үтте Екатерина Панкова.
“Бу ярдәм - гомуми хезмәт нәтиҗәсе. Безнең өчен, йөкне җибәреп, аны тиешле урынга китереп җиткерү генә мөһим түгел, ә алгы сызыкта кирәкле барлык әйберләрне җыярга һәм алырга тырыштык. Бүген алгы сызыкта торучы хәрбиләр алдында бурычыбыз - аларга изге эшләрендә ярдәм итү, хәрби бурычларны үтәүләрен җиңеләйтү, аларның рухын күтәрү" - дип ассызыклады Фәридә Гарифуллина.