Гыйнвар-октябрь айларында Россиядә ит җитештерү 26,2 %ка артты

2013 елның 19 ноябре, сишәмбе

Росстат күрсәткечләре буенча гыйнвар-октябрь айларында ит җитештерү, субпродуктларны да кертеп, 2012 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 26,2 %ка артты һәм ул 1,4 млн. тонна тәшкил итә.

Кош итен җитештерү 4,4 %ка артты һәм 2,9 млн. тоннага җитте. Россиядә казылык әйберләре бу чорда 3,7 %ка кимрәк - 1,3 млн. тонна җитештерелде.
Балык һәм балык продуктларын җитештерү 3,2 %ка артты - 3,1 млн. тоннага җитте.
Сөт 1,7% ка артыграк җитештерелде - 4,5 млн. тоннага җитте.
Исле көнбагыш маен чыгару 15,6 %ка кимеде - 2,4 млн. тонна булды.
Бодай оны 1,4 %ка кимрәк җитештерелде - 7,5 млн. тонна булды. Озак сакланмый торган икмәк әйберләрен җитештерү 3 %ка кимеде - 5,2 млн. тонна булды.
Карабодай ярмасын җитештерү 10 ай эчендә 10,5 % ка артты - 264 мең тонна булды, дип хәбәр итә Аграр күзәтү хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International