Бүген Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе узды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев, шулай ук Аксубай, Алексеевск, Әлки, Зәй, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Спас, Чирмешән һәм Чистай муниципаль районнары башлыклары, авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, КФХлар, кооперативлар башлыклары катнаштылар.
Эш сәфәре кысаларында Марат Әхмәтов һәм Марат Җәббаров «Бетар» ҖЧҖенең, «Смольков С.И.» КФХсының эшчәнлеге белән, шулай ук «Чистай» мәдәният үзәгендә агросәнәгать комплексы казанышлары күргәзмәсе белән таныштылар.
«Смольков С.И.» КХФсы башлыгы Сергей Смольков нульдән һәм дәүләт ярдәменнән башка гына ел әйләнәсе эшли торган «Сарсаз — Агротур» тулы бер туристлык комплексын төзегән. “Республика һәм башка төбәкләр халкы өчен мондый ял итү урыннары бик кирәк, бирегә килергә теләүчеләр хәтта берничә ай алдан язылып киләләр”, - дип ассызыклады Марат Җәббаров.
Семинар-киңәшмәнең пленар өлешендә Марат Әхмәтов, узган ел йомгаклары буенча тулаем төбәк продукты 5,203 трлн. сумнан артыграк булды, дип билгеләп үтте. Сәнәгать җитештерүе индексы - 105,0 %. 2024 елда авыл хуҗалыгының тулаем продукциясе күләме 341,0 млрд сумнан артып киткән. Тулаем күләм буенча республика ил төбәкләре арасында лидерлар өчлегендә.
«Барлык бу нәтиҗәләргә безнең җитештерүчеләрнең, кече һәм урта бизнесның, авыл хезмәтчәннәренең киеренке фидакарь хезмәте, шул исәптән федераль ярдәм нәтиҗәсендә ирешелде», - дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары әйтүенчә, авылга дәүләт ярдәме кимеми. Ул шәхси хуҗалыкларның, фермер хуҗалыкларының куәтен шактый ныгытырга ярдәм итә, Татарстанның азык-төлек иминлеген тәэмин итүгә булыша.
Россиянең агросәнәгать комплексын ныгыту һәм төп азык-төлек продуктларын җитештерүдә технологик бәйсезлеккә ирешү өчен Татарстан Республикасы территориясендә «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Марат Җәббаров, гражданнарның шәхси ярдәмче хуҗалыклары авыл икътисадының төп сегменты булып тора, дип билгеләп үтте. Статистика белешмәләренә караганда, узган ел халык хуҗалыкларында 106,7 млрд сумлык тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән, бу республика күләменнән 31% тәшкил итә. Алардан төп җитештерү - бәрәңге (85%) һәм яшелчәләр - 64%.
“Кече хуҗалыкларга турыдан-туры ярдәм күрсәтүнең иң зур өлеше шулай ук шәхси хуҗалыкларга туры килә, 2024 елда 449 млн сум ярдәм җибәрелгән. Ярдәм булуга да карамастан, ел йомгаклары буенча электрон хуҗалык кенәгәсе белешмәләре буенча шәхси ярдәмче хуҗалыкларда мөгезле эре терлекләр саны 33 мең башка кимегән, шул исәптән 8,8 мең сыер”, - дип сөйләде Марат Җәббаров.
Аның әйтүенчә, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән савым сыерларын тотуга өстәмә рәвештә 184 млн. сум бирелгән, 534 млн. сумга кадәр арттырылган. Бер баш сыерга субсидия бердәм ставка буенча 6,3 мең сумга кадәр арткан.
Таналар һәм берне бозаулаган яшь сыерлар сатып алуга субсидияләр: товар таналар сатып алуга - 60 меңнән 80 мең сумга кадәр, нәселле таналар сатып алуга 70 меңнән 90 мең сумга кадәр арттырылды.
Мини-фермалар төзүгә субсидиянең иң чик күләме: 5 сыерлык мини-фермага - 300 мең сумнан 500 мең сумга кадәр, 8 сыер һәм аннан күбрәккә - 600 мең сумнан 1 млн. сумга кадәр артты.
“Федераль законнар таләпләре нигезендә субсидияләүнең һәр юнәлеше буенча чыгымнар расланырга тиеш. Гаризалар быел шулай ук «Минем субсидияләр» системасы аша кабул ителә, ул Россиянең бердәм цифрлы платформасына — «Гостех»ка уңышлы кушылды, гариза бирүчеләр моның өчен Дәүләт хезмәтләре (Госуслуги) аша авторизация узарга тиеш. Якын көннәрдә шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итүнең барлык юнәлешләре буенча конкурслар игълан ителәчәк”, - диде Марат Җәббаров.
Чара азагында Марат Әхмәтов һәм Марат Җәббаров «Иң яхшы авыл җирлеге», «Иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалык», «Иң яхшы гаилә фермасы» һәм «Иң яхшы авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе» номинацияләре буенча ел саен үткәрелә торган республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр.
Алдагы зона семинар-киңәшмәсе иртәгә, 21 майда, Татарстан Республикасының Мамадыш муниципаль районында узачак.