Татарстанда мөгезле эре терлекләрнең тоякларын кисү буенча халыкара спартакиада узды

2026 елның 10 июле, җомга

Бүген «Агроволга - 2026» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында Мөгезле эре терлекләрнең тоякларын кисү буенча халыкара студентлар спартакиадасы узды. Быел иң яхшы осталар исеме өчен ярыш Россия Федерациясенең 10 төбәгеннән һәм Беларусь Республикасыннан килгән 75 конкурсант арасында барды, шулай ук Казан ДАУ составында Төркия, Израиль, Сүрия һәм Казахстан студентлары да бар иде.

Бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Сирень Нигъмәтҗанов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин һәм Илкүләм тояк эшкәртүчеләр берлеге рәисе Юрий Тимофеев катнашты.

Турнирның төп максаты - ветеринария тармагында квалификацияле хезмәтнең абруен күтәрү, сыерларның тоякларын профилактикалауның һәм савыктыруның алдынгы ысулларын ачыклау, пропагандалау, бөтен җирдә гамәлгә кертү, иң яхшы ветеринария ортопедлары тәҗрибәсен тарату, яшьләрне әлеге һөнәр буенча укырга һәм эшкә урнашырга җәлеп итүдә булышу.

Судьялар коллегиясе составына Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург ветеринария академияләре, Ерак Көнчыгыш ДАУ вәкилләре керде. Бәйсез эксперт сыйфатында Беларусь Республикасыннан Василий Руперт чакырылган. Казан дәүләт аграр университетының баш судьясы Фаина Шакирова, җаваплы секретарь, шәхси эшкуар Константин Ершов, Кабарда-Балкар Республикасыннан баш эксперт Николай Пахомов, һөнәри хезмәтләр күрсәтүче махсуслаштырылган оешмаларның ветеринария табиблары һ.б. бар иде.

Йомгаклау нәтиҗәләре буенча “Казан дәүләт аграр университеты” югары һөнәри белем бирү ФДБМУнең беренче командасы алга чыкты, икенче урында - “П.А. Столыпин исемендәге Ульяновск дәүләт аграр университеты” югары һөнәри белем бирү ФДБМУ, өченче урында - “Казан дәүләт аграр университеты” югары һөнәри белем бирү ФДБМУнең 2нче командасы.

«Иң яхшы практик» номинациясендә күп тәҗрибәле белгечләр ярышты, алар арасында Казан кызы Ульяна Ухова җиңү яулады. Икенче урында - Ринат Каранаев, өченче урында - Ульяновск шәһәреннән Руслан.

Призерларга һәм катнашучыларга истәлекле бүләкләр итеп кубоклар һәм мөгезле эре терлекләрнең тоякларын чистарту өчен тренажер комплексына сертификатлар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International