Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә «Агроволга - 2026» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе тәмамланды.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов күргәзмәне рәсми ябуда катнашты.
Ул, «Агроволга» ел саен ачык диалог, тәҗрибә уртаклашу, яңа чишелешләр һәм агросәнәгать тармагында эшлекле партнерлар эзләү өчен төп мәйданчыкларның берсе статусын раслый, дип билгеләп узды. «Монда контрактлар төзелә, стратегик карарлар кабул ителә һәм үсешкә озак сроклы планнар төзелә», — диде ул.
Быел «Агроволга» 38 төбәктән һәм 3 илдән 400дән артык компанияне берләштерде, шул исәптән Кытайдан 29 компания, Белоруссиядән 5 компания һәм Төркиядән 3 компания. Өч көн эчендә күргәзмәгә Россиянең 59 төбәгеннән һәм дөньяның 19 иленнән 12784 белгеч килгән.
«Агроволга-2026» агросәнәгать комплексы продукциясен җитештерүчеләрне һәм тәэмин итүчеләрне, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләрен, дәүләт хакимияте органнары, тармак берләшмәләре вәкилләрен, фәнни җәмәгатьчелекне һәм инвесторларны берләштерде.
Күргәзмәдә 400дән артык компания үсемлекчелек һәм терлекчелек, авыл хуҗалыгы техникасы һәм комплектлау материаллары, АПКны цифрлаштыру, авыл хуҗалыгы продукциясен саклау, эшкәртү һәм төргәкләү, аграр төзелеш һәм инфраструктура өлкәсендәге чишелешләрне тәкъдим итте.
Быел күргәзмәдә ике яңа — «Агротуризм» һәм «Махсус техника» бүлекләре тәкъдим ителде. Аларның барлыкка килүе авыл территорияләре үсешенең актуаль тенденцияләрен һәм заманча агробизнес ихтыяҗларын чагылдыра. «Агротуризм» бүлеге авылда эшкуарлыкның яңа рәвешләрен үстерүгә юнәлдерелгән һәм туристлык инфраструктурасын булдыру, фермер хуҗалыкларын үстерү, авыл хуҗалыгын һәм эчке туризмны берләштерүче проектларны гамәлгә ашыру буенча чишелешләр белән танышырга мөмкинлек бирде. «Махсус техника» бүлеге агросәнәгать җитештерүенең төрле юнәлешләре өчен махсуслаштырылган машиналарны һәм җайланмаларны берләштерде, бу авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә конкрет җитештерү бурычлары өчен нәтиҗәле чишелешләр табарга мөмкинлек бирде.
Сортлар сынау полигонында булучылар реаль җитештерү мохитендә заманча агротехнологияләр куллану нәтиҗәләрен күрделәр. Монда бөртекле, кузаклы, азык, майлы һәм техник культураларның 200гә якын перспективалы сортлары һәм гибридлары тәкъдим ителде.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсе кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Агроволга» күргәзмәсен һәм Кулланучылар кооперациясенең халыкара форумын оештыру дәрәҗәсенә югары бәя бирде.
«Барлык чаралар да югары оешкан дәрәҗәдә узды. Чараны оештыручыларның барысына да: ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына, Республика Фәннәр академиясенә, «Татпотребсоюз»га, Казан кооператив институтына һәм «Казан Экспо» администрациясенә рәхмәт белдерәм», - диде Рөстәм Миңнеханов.