Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр турында бердәм федераль дәүләт мәгълүмат системасы (ЕФГИС ЗСН) эше мәсьәләләре буенча видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы муниципаль районнарындагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары катнашты.
Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр турында бердәм федераль дәүләт мәгълүмат системасы барлык тармак федераль дәүләт мәгълүмат системалары - «аАлык», «Орлыкчылык» һәм «Сатурн» федераль дәүләт мәгълүмат системасы (ФГИС) белән интеграцияләүне тәэмин итүче база платформасы булып тора.
Киңәшмә барышында катнашучылар сортлы булмаган орлыкларны системага дөрес кертү, ашлык партияләрен «Ашлык» федераль дәүләт мәгълүмат системасында исәптән чыгару, җир кишәрлекләренә хокук билгели торган документларны дөрес рәсмиләштерү, шулай ук авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләрен ягулык белән тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Марат Җәббаров, Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр турында бердәм федераль дәүләт мәгълүмат системасында белешмәләр булмаса, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчесе түбәндәгеләрне эшли алмый, дип ассызыклады: «Ашлык» федераль дәүләт мәгълүмат системасында ашлыкка электрон документларны рәсмиләштерә алмый; «Орлыкчылык» федераль дәүләт мәгълүмат системасында орлыкларны терки алмый; «Сатурн» федераль дәүләт мәгълүмат системасында пестицидлар һәм агрохимикатлар куллану турында белешмәләрне кертә алмый; дәүләт ярдәме чараларын алырга гариза бирә алмый.