Марат Җәббаров урып-җыю кампаниясенә әзерлекнең барышы турында сөйләде

2026 елның 10 июле, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хуҗалыкларның урып-җыюга әзерлеге турында сөйләде. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Министр билгеләп үткәнчә, барлык культуралар төрләре буенча да уңыш яхшы булырга тора, әмма күп нәрсә урып-җыю чорындагы һава шартларына һәм урыннарда эшне оештыруга бәйле булачак. Алдагы 2 атнада һава торышы уңайлы, температура артык югары булмаячак, дип фаразлана. Ул ашлык салуга, аның сыйфатын яхшыртуга да уңай йогынты ясаячак.

Барлык бөртеклеләр мәйданы 1 млн 168 мең га тәшкил итә. Көзге рапс өлгереп килә. Аны 15 июльдән соң җыя башлау планлаштырыла. 20 июльдән соң көзге бөртекле культуралар да урып-җыюга өлгерәчәк. Барысы 470 мең га мәйданда көзге культуралар җыясы була

Агымдагы елда 411 ашлык киптерү комплексы эшләячәк, проект куәте тәүлеккә 214 мең тонна ашлык эшкәртерлек. Моннан тыш, икмәк кабул итү предприятиеләрендә һәм элеваторларда ашлык киптереләчәк. Аларның гомуми куәте тәүлеккә 85 мең тоннага якын ашлык киптерергә мөмкинлек бирә.

Агымдагы елда хуҗалыклар тәүлеккә 40 мең тонна ашлык киптерерлек 10 киптерү комплексы сатып алганнар.

Республикада 4,7 млн тонна ашлык сакларлык сыйдыргычлар исәпләнә, шул исәптән вакытлыча 2,5 млн тонна ашлык сакларлык 39 элеватор һәм хуҗалыкларда 2,2 млн тонна сыйдырырлык складлар бар. 2025 ел ахырында Бөгелмә районында «Август-Агро» холдингында сәгатькә 112 мең тонна сакларлык һәм 200 тонна киптерү куәте булган яңа элеватор эшли башлаган.

29 июньнән 17 июльгә кадәр икмәк кабул итү предприятиеләрендә һәм элеваторларда бу елгы ашлыкны кабул итүгә әзерлек эшләре бара. Бүген элеваторларда узган еллардан калган 767 мең тонна ашлык саклана. Бүгенге көнгә 4 млн тоннага якын ашлык сакларлык буш урын бар.

Арча, Чирмешән, Кама Тамагы һәм Балык Бистәсе районнарында авыл хуҗалыгы оешмаларының ашлык җыю комплекслары кабат кабул ителде. Күчмә комиссияләр эшенең йомгаклары буенча элек ачыкланган җитешсезлекләр бетерелгән: техника төзек хәлдә, хуҗалыклар урып-җыюга әзер.

Республика буенча 1 комбайнга йөкләнеш 500 гектарга якын. Кайбер районнар буенча бу күрсәткеч берничә мәртәбәгә күбрәк. Урып-җыю паркына йөкләнеш зур булганда, комбайннарның эшен ике сменада оештырырга, кирәк булганда, мехотрядлар җәлеп итәргә киңәш итәбез, диде министр.

Бүгенге көнгә терлек азыгы әзерләү өчен 280 мең га күпьеллык үлән чаптырылган - бу барлык мәйданның 95%ын тәшкил итә. 220 мең тонна печән (планнан 69%), 1,5 млн тонна сенаж (ихтыяҗдан 46%) әзерләнгән. 1 баш терлеккә исәпләгәндә, бу 11,5 центнер туры килә. Узган ел бу күрсәткеч 12,8 ц иде. Беренче кат чаптыруны 21 районда төгәлләделәр. Шушы көннәрдә тагын 12 район тәмамлый.  19 район хуҗалыклары 2нче кат чаптыруга керештеләр, ул 11,3 мең га чаптырылган.

Шул ук вакытта республиканың авыл хуҗалыгы оешмалары берьеллык үләннәр һәм катнаш азык җыялар. 23 муниципаль районда 13,6 мең га мәйданда чаптырылган. Чүпрәле, Питрәч, Спас һәм Бөгелмә районнарында аны җыю әйбәт бара. Монда барлык мәйданның 45%тан артыгы чаптырылган инде. Лаеш һәм Сарман районнары берьеллык үләннәрне җыюны төгәлләделәр, дип сөйләде министр. 

Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 500 мең тонна печән әзерләнгән, ягъни ихтыяҗның 74%ы. Тукай районында терлек азыгы әзерләүне төгәлләгәннәр. Финишка Зәй, Актаныш, Теләче, Алексеевск районнары якынлашып килә, аларда быелгы уңышның 90%тан артыгы әзерләнгән инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International