Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Тукай һәм Яңа Чишмә муниципаль районнарында булдылар.
Сәфәр кысаларында алар чәчү эшләренең барышы белән таныштылар һәм районнарның кырларын карадылар.
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында Рөстәм Миңнеханов һәм Марат Җәббаров авыл хуҗалыгы предприятиеләре, оешмалары җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм Тукай районы активы белән очраштылар.
Марат Җәббаров Тукай районының социаль-икътисадый үсеш күрсәткечләре буенча алдынгы урыннарда торуын билгеләп үттте. "Бу район - республикада иң эре ит җитештерүчеләрнең берсе. 508 мең тонна итнең 150 мең тоннасы нәкъ менә монда җитештерелә. Терлекчелек өлкәсендә зур проектлар гамәлгә ашырыла", - диде министр.
Бүгенгә Татарстанда чәчү 42%ка тәмамланган — бу 700 мең гектардан артык, дип билгеләп үтте ул. Тукай районы бераз арткарак калыша, әмма темпларны арттыру планлаштырыла.
Авыл хуҗалыгы техникасының торышына аерым игътибар бирелде. Район хуҗалыкларында 539 трактор, 120 ашлык җыю комбайны, 20 азык җыю комбайны һәм 249 йөк автомобиле бар. Шул ук вакытта тракторларның һәм йөк автомобильләренең 60%ы амортизация чиген узган килеш файдаланыла. Ремонтлау һәм алмаштыру таләп ителә, моның өчен аграрийларга дәүләт программаларыннан файдаланырга тәкъдим иттеләр.
Рөстәм Миңнеханов «Ганиев Р.М.» КФХ механизаторы Рәфкать Борһановка «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырды.
Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районында Рөстәм Миңнеханов һәм Марат Җәббаров Петропавловская Слобода авылындагы «57 нче татар ат заводы»нда булдылар. Бүген биредә төрле токымлы 228 ат тотыла, әмма иң кызыктырганы — Орлов аты. Ат заводы Россиядән читтә дә билгеле. Аерым алганда, хуҗалык Төньяк Корея лидеры Ким Чен Ынның кавалерия полкын атлар белән тәэмин итә.
Эшлекле очрашу барышында район җитәкчелеге, планлаштырылган 54,6 мең га мәйданның 16%ы чәчелде, дип, хәбәр итте. Һава шартлары уңай торса, кыр эшләре темпларын арттыру һәм чәчүне 10-15 көн эчендә тәмамлау планлаштырыла, дип ышандырдылар игенчеләр.
Эшлекле очрашу барышында район җитәкчелеге хәбәр иткәнчә, планлаштырылган 54,6 мең га мәйданның 16% ы чәчелгән. Игенчеләр, һава шартлары уңай булганда, кыр эшләре темпларын арттыру һәм чәчүне 10-15 көн эчендә тәмамлау планлаштырыла, дип ышандырдылар.
Орлыклар, техника, ягулык-майлау материаллары - барысы да тиешле күләмдә. Быелгы уңыш өчен 1 гектарга 137 кг ашлама тупланган, уҗым культураларын тукландыру төгәлләнгән, туңга сөрелгән җирләрне тырмалау ахырына якынлаша.
Тракторларның һәм йөк автомобильләренең 50%ы амортизация срогы чиген узган килеш файдаланыла. Районда авыл хуҗалыгы техникасы паркы актив яңартыла. 2024 елда җирле хуҗалыклар 46 техника сатып алганнар, ә 2025 ел башыннан - тагын 25 авыл хуҗалыгы машинасы. Азык җыю комбайннары, үзйөрешле чапкычлар һәм ургычлар 100%ка әзер, дип, бәяләнә.
Марат Җәббаров, район өчен төп бурычларның берсе — эре мөгезле терлекләр санын саклап калу һәм арттыру, диде. Моның өчен министр аграр секторга дәүләт ярдәме чараларыннан файдаланырга кушты.
Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, авыл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләренә көндәлек авыр хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук җирле ат заводын югары бәяләде һәм Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына предприятиегә актив ярдәм итәргә тәкъдим итте.