Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, 23 апрельгә республиканың барлык районнары да язгы кыр эшләренә кереште - бу, иң беренче чиратта, көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне минераль ашламалар белән тукландыру. Бүгенге көнгә 836,3 мең га мәйданда эш башкарылган. Көзге культураларга 476 мең га мәйданда ашлама кертелгән, бу барлык уҗым культуралары мәйданының 98%ын тәшкил итә. Чәчүлекләрне һәм туңга сөрелгән җирләрне тырмалау 1 млн 954 млн га (78%) мәйданда башкарылган.
Язгы чәчүгә инде барлык районнар да кереште. Бүгенге көнгә язгы чәчү мәйданының 17%ы чәчелгән. Игенчеләр көнгә 60 мең гектардан артык мәйданда чәчәләр. Бөртекле культуралар чәчүгә беренчеләрдән булып Буа, Алексеевск, Тәтеш, Чистай һәм Чүпрәле муниципаль районнары чыкты. Барлыгы 304 мең гектарда сабан культуралары чәчелгән. Шулардан бөртеклеләр - 213 мең га, шикәр чөгендере - 9,4 мең га, көнбагыш - 38,2 мең га һәм рапс - 23,3 мең га.
Хуҗалыкларда язгы кыр эшләренә 12 мең трактор, 3,2 мең йөк автомобиле, 857 чәчү комплексы, чәчкеч һәм туфрак эшкәртү агрегаты 5әр мең җәлеп ителгән.