Татарстан Республикасы экспозициясе Мароккода SIAM-2025 халыкара авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә күрсәтелә

2025 елның 22 апреле, сишәмбе

21-25 апрель көннәрендә Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы экспортчылары Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов рәислегендә Мароккода 17 нче Siam-2025 халыкара авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә катнашалар. Күргәзмәнең темасы: “Авыл хуҗалыгы һәм авыл районнары: су ресурслары тотрыклы үсеш үзәгендә”.

Мароккода “SIAM” – Африка континентындагы иң эре халыкара авыл хуҗалыгы күргәзмәсе. Бу Гарәп, Европа һәм Африка илләреннән дистрибьюторлар, җитештерүчеләр, инвесторлар, рәсми структуралар вәкилләре өчен Марокко партнерлары белән аралашуның бик зур платформасы. Күргәзмә 2009 елдан бирле ел саен үткәрелә. Биредә иң яңа технологияләр, авыл хуҗалыгы җайланмалары һәм продукциясе тәкъдим ителгән, шулай ук конференцияләр, семинарлар һәм агросәнәгать секторында инновацион чишелешләр презентацияләре уздырыла.

Күргәзмәнең төп максатлары: авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек сәнәгате өлкәсендәге казанышларны күрсәтү, җитештерүчеләр, җайланмалар белән тәэмин итүчеләр һәм тармак белгечләре арасында тәҗрибә уртаклашу, эшлекле элемтәләр урнаштыру һәм контрактлар төзү, шулай ук аграр секторга инвестицияләр җәлеп итү.

Россия җитештерүчеләре, үз продукцияләрен һәм инновацион чишелешләрен тәкъдим итеп, SIAM-2025 халыкара авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә актив катнашалар. Мондый зур күргәзмәдә катнашу Россия компанияләренә сату базарларын киңәйтергә, яңа партнерлар һәм инвесторлар җәлеп итәргә, шулай ук брендның халыкара дәрәҗәдә танылуын арттырырга мөмкинлек бирә.

Күргәзмә барышында Рөстәм Гайнуллов Марокко һәм башка илләр вәкилләрен 2025 елның 13-18 маенда Татарстан Республикасында узачак «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum — 2025» ХVI халыкара икътисадый форумы чараларында катнашырга чакырды.

Шул рәвешле, SIAM-2025 күргәзмәсе авыл хуҗалыгы өлкәсендә халыкара хезмәттәшлекне үстерү өчен мөһим вакыйгага әверелә һәм Россия җитештерүчеләренең дөнья базарында үз урыннарын ныгытуга ярдәм итә. Дустанә илләр белән тышкы икътисадый багланышларны үстерү «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты максатларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International