Татарстанда 38 муниципаль районда чәчү эшләренә керештеләр

2025 елның 19 апреле, шимбә

Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров язгы кыр эшләренең барышы турында сөйләде.

Республиканың барлык районнары белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Республикада көзге культураларның торышына бәя бирелде, гомумән алганда, уҗымнар кыштан яхшы чыккан. 485 мең га көзге культураларның 97%ы яхшы һәм канәгатьләнерлек хәлдә.

Көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру 680 мең га мәйданда башкарылган, бу барлык мәйданның 82%ын тәшкил итә.

Туфракта дымлылык күләме буенча республиканың Гидрометеорология үзәге идарәсеннән беренче белешмәләр алынды. Бүген барлык сайлап алынган җирләрдә дә диярлек дым җитәрлек. Туфракта бер метрга кадәр дымлылык уртача 176 мм, чәчүлек катламында 40 мм дым тупланган. Кырларда дым каплатуны тиз арада төгәлләргә кирәк.

Чәчүлекләрне һәм туңга сөрелгән җирләрне тырмалау 1 млн 470 мең гектар мәйданда башкарылган, барлык мәйданның 59%ын тәшкил итә.

Республиканың 38 районында чәчү эшләренә керешкәннәр. Сабан чәчүе 1,7 млн га мәйданда башкарылырга тиеш, бүгенгә 115 мең гектар чәчелгән, болар әлегә иртә чәчелә торган культуралар.

«Быел безгә чәчү эшләрен башкару темпларын арттырырга кирәк, - диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы. - Оптималь чәчү срокларыннан 2 атнага соңгарганда, бөртекле культуралардан уңыш гектардан 15 центнерга кадәр кимергә мөмкин».

Республика буенча күпьеллык үләннәр мәйданы 348 мең га исәпләнә, шулардан 5 ел һәм аннан да артыграк чәчелә торганнары - 41 мең га. Терлек азыгы өчен кукуруз чәчү планы - 130 мең га, калган азык культуралары - 190 мең га.

Аннары министр янгыннарны кисәтү эше турында кыскача мәгълүмат бирде. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 елның 10 апрелендәге 212 номерлы карары нигезендә республика территориясендә 2025 елның 14 апреленнән 11 маена кадәр янгынга каршы махсус режим гамәлдә. Җитештерү объектларында һәм авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә янгыннарны булдырмас өчен профилактик чаралар күрелергә тиеш.

Узган ел авыл хуҗалыгы җирләрендә янгыннарны булдырмый кала алдык, диде Марат Җәббаров һәм 2025 елда янгын чыгуларны булдырмый калалмаган очракта, хуҗалыкларның киләсе елга федераль дәүләт ярдәменнән мәхрүм ителәчәкләрен искәртте.

Кече хуҗалыкларга ярдәм турында сөйләгәндә, министр түбәндәгеләрне хәбәр итте: агымдагы елга кече хуҗалыкларга федераль финанслашу белән турыдан-туры ярдәм 6 юнәлеш буенча 642 млн сум планлаштырылган. Бүгенгә «Агротуризм» программасы буенча 42 млн сум акча күчерелгән, 5 эшкуар грант алган. Башка юнәлешләр буенча акчаларны үзләштерү - 1 июльгә кадәр.

Республика финанславы буенча 871 млн сум салынган. Субсидияләүнең төп үзгәрешләре шәхси ярдәмче хуҗалыкларга кагыла.

Марат Җәббаров, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән савым сыерларын тотуга салынган 350 млн сумга өстәмә рәвештә 184 млн сум бүлеп бирелде, дип, искә төшерде. Бер сыерга субсидия ставкасы бердәм ставка буенча 6300 сумга кадәр арттырылды.

Таналар һәм беренче бозавын бозаулаган яшь сыерлар сатып алуга субсидияләр арттырылды, товар таналарына - 60 меңнән 80 мең сумга кадәр, нәселле таналарга - 70 меңнән 90 мең сумга кадәр.

Мини-фермалар төзүгә субсидиянең иң чик күләме: 5 сыердан күбрәк булган мини-фермага - 300 меңнән 500 мең сумга кадәр, 8 сыердан күбрәк булган мини-фермага 600 меңнән 1 млн. сумга кадәр арттырылды.

Федераль законнар таләпләре нигезендә, субсидияләүнең һәр юнәлеше буенча чыгымнарны расларга кирәк була. Гаризалар быел Дәүләт хезмәтләре аша авторизация белән «Мои субсидии» системасы аша кабул ителә.

Һәр муниципаль районга, авыл җирлегенә потенциаль алучылар исемлеген төзергә һәм бу ярдәмнән мөмкин кадәр күбрәк файдаланырга кирәк, дип ассызыклады Марат Җәббаров.

Кече агробизнесны файдаланылмый торган мөлкәти комплексларга җәлеп итү һәм ташландык фермаларны торгызу үсешнең мөһим юнәлеше булып тора. Мондый эш алып барыла, 2024 елда эшкуарларга 68 объект тапшырылган. Уздырылган инвентаризация йомгаклары буенча 2025 елның 1 кварталында 18 муниципаль районда файдалану өчен яраклы 134 буш ферма ачыкланган. Ферма алу белән кызыксынучы затлар бу турыдагы мәгълүмат белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында таныша алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International