Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы тарихы музеенда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хезмәткәрләре өчен экскурсия оештырылды. Авыл хуҗалыгы тармакларының үсеш этаплары турында музей директоры Наил Сабиров сөйләде.
Музейда авыл хуҗалыгы коралларының, техникасының бай коллекциясе, уникаль архив фотолары, уку әсбаплары һәм югары нәтиҗәләр өчен бирелә торган орден, медальләр, башка бүләкләр тупланган. Музейның төп бурычы - авыл хуҗалыгына бәйле объектларны җыю, саклау һәм өйрәнү.
Министрлык хезмәткәрләре колхозларның җирдән гомерлек файдалану акты, 1918 елгы Нәселле терлекчелек турындагы декрет, республика территориясендә табылган авыл хуҗалыгы кораллары һәм 1936 елда эшләнгән беренче саву аппаратлары белән таныштылар.
Музейда булучылар шулай ук Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткән күренекле кешеләр турында да мәгълүмат алдылар.
Авыл хуҗалыгы тарихы музее барлык теләүчеләр өчен дә ачык. Экскурсия, +7 987 290-36-88 телефоны буенча алдан язылып, кимендә 10 катнашучыдан торган төркемнәр өчен үткәрелә.