Татарстан Республикасы делегациясе эш сәфәре белән Түбән Новгород өлкәсендә булды, анда «Идел буе федераль округының кече агробизнесын үстерү - 2025» форумында катнашты.
Форумда кече агробизнес вәкилләре, «Халык фермеры» авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре ассоциациясе әгъзалары, авыл хуҗалыгы кооперациясе өлкәсендә компетенцияләр үзәкләре һәм башкарма хакимият органнары вәкилләре катнашты.
Эшлекле программа кысаларында “Агросәнәгать комплексы өлкәсендә федераль мәгълүмат системаларын куллануда кыенлыклар. Аларны хәл итү юллары” темасына түгәрәк өстәл узды. Татарстан Республикасы вәкилләре гамәлдәге цифрлы системаларны тулыландыруның сыйфаты, агросәнәгать һәм балык хуҗалыгы комплексларының барлык төп мәгълүмат системаларын берләштерәчәк бердәм цифрлы платформаны эшләү, фермерларның цифрлы белемнәрен арттыру турында фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы делегациясе кече агробизнес субъектлары тарафыннан эшчәнлек алып барылганда проблемалы мәсьәләләрне хәл итү буенча түгәрәк өстәлдә фермерлыкны һәм авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү мәсьәләләре, шулай ук кече авыл хуҗалыгы бизнесының аеруча актуаль темалары буенча, шул исәптән матди-техник ресурслар, продукциягә бәяләр, контрафакт продукциягә каршы көрәш буенча мәсьәләләр, маркировкалау буенча катгый таләпләргә, салым түләүгә һәм кече агробизнес алып баруның башка аспектларына кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
Кече хуҗалыклар субъектларына ярдәм «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проектының «Кече һәм урта эшкуарлык» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Эш сәфәре барышында Татарстан вәкилләре пленар утырышта һәм кече эшкуарлык өлкәсендәге партнерларның «Кече бизнеска – зур киштә! " IV Федераль конференциясенең түгәрәк өстәлендә катнаштылар. Катнашучылар сәүдә челтәрләре һәм кече һәм урта эшкуарлыкның җирле тәэмин итүчеләре белән стратегик партнерлык, продукцияне төргәкләү һәм маркировкалау мәсьләләрен, «Тәэмин итүче порталы», шулай ук «Агроагрегатор» һәм «Фермер утраучыгы» проектларын карадылар.