Бүген «Казан» ат спорты комплексы манежында «Конкур (киртәләрне узу) һәм выездка (җайдакның һәм менге атның чабыштагы осталыгын күрсәтү) буенча Татарстан Республикасы чемпионаты һәм беренчелеге» төбәк ярышлары ачылды.
Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов катнашты.
Ярышларның төп максаты - балалар һәм яшьләр арасында ат спортының Олимпия төрләрен үстерү һәм популярлаштыру, сәламәт һәм актив яшәү рәвешен пропагандалау, спорт осталыгын арттыру, шулай ук иң көчле спортчыларны ачыклау.
«Бу уникаль вакыйга ат спортын яратучыларның игътибарын җәлеп итеп кенә калмыйча, яшьләр спортын үстерүдә һәм җаваплы спортчылар тәрбияләүдә дә зур әһәмияткә ия», — дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары әйтүенчә, бу чара талантлы җайдакларны һәм понилар белән шөгыльләнүчеләрне ачыклау өчен платформа булып тора, аларны киләчәктә спорт уңышларына ирешүгә илһамландыра.
«Әлеге ярышлар - алга бару юлы ул, Чемпионат һәм Беренчелек яңа мөмкинлекләр ача», — дип ассызыклады Владимир Леонов.
Татарстан Республикасы чемпионаты һәм беренчелеге кысаларында ярышлар төрле маршрутлар һәм биеклекләр буенча узачак: «ике фазада», «чисталыкка һәм җитезлеккә» һәм «классик, өстәмә киртәләр белән».