Татарстанда тикшерелгән азык кукурузы күләме 4,2 мәртәбә арткан

2025 елның 15 апреле, сишәмбе

2025 елның беренче кварталында «АПК продукциясенең иминлеген һәм сыйфатын бәяләү үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалының сынау лабораториясе белгечләре 36,4 мең тонна ашлык тикшергәннәр, бу узган елның шушы чоры күрсәткечләреннән 4,2 мәртәбә артыграк.

«Терлек азыгы кукурузының сыйфаты «Терлек азыгы кукурузы. Техник шартлар» Р 53903-2010 ГОСТы нигезендә тикшерелде. Нәтиҗәдән күренгәнчә, 2 очракта чүп катнашмасы нормадан артыграк, ә 1 үрнәктә «бөртеклеләр катнашмасы» күрсәткече буенча туры килмәү һәм азык кукурузының сәламәт бөртегенә хас булмаган чит ис булуы ачыкланды.

Тикшерү нәтиҗәләре чаралар күрү өчен Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең (Россельхознадзорның) Татарстан Республикасы идарәсенә тапшырылды», - дип аңлатма бирде «АПК продукциясенең иминлеген һәм сыйфатын бәяләү үзәге» ФДБУнең Татарстан филиалы лабораториясе мөдире урынбасары Юлия Шәфикова.

Ел башыннан «АПК продукциясенең иминлеген һәм сыйфатын бәяләү үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы терлек азыгы кукурузын тикшерүләр саны 2024 елның беренче кварталы белән чагыштырганда - 2,4 мәртәбә (191дән 464 анализга кадәр) һәм алынган пробаларның саны 2,7 мәртәбә (7дән 19 үрнәккә кадәр) артуын теркәде.

Лаборатория мөдире урынбасары сүзләренә караганда, тулаем алганда, төбәктә азык кукурузының сыйфаты тотрыклы, барлык кыйммәтле туклыклы үзлекләре сакланган. Бу культура крахмал күләменең шактый зур булуы («Ашлык һәм аны эшкәртү продуктлары. Крахмалны билгеләү ысулы» 10845-98 ГОСТы буенча билгеләнә), аның яхшы сакланышы һәм икътисадый нәтиҗәлелеге аркасында авыл хуҗалыгы хайваннары рационында мөһим компонент булып кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International