15 марттан Татарстан Республикасында гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлады, алар Казанда 12 мәйданчыкта, Чаллы шәһәрендә 2 мәйданчыкта, Зеленодольск шәһәрендә 2 мәйданчыкта, Түбән Кама шәһәрендә 2 мәйданчыкта һәм Түбән Кама районының Кама Аланы шәһәр тибындагы поселогында 1 мәйданчыкта уза.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Декабристлар урамындагы 133нче йорт мәйданчыгында узган ярминкә эшен карап чыкты.
Министр шулай ук Мәскәү базарының яңартылган бинасы белән танышты. Тиздән базарның беренче катында җирле фермерларның һәм җитештерүчеләрнең продуктлары белән сәүдә рәтләре урнашачак.
5 атналык ярминкә йомгаклары буенча 335,4 млн. сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган: шулардан 495,8 тонна яшелчә, шул исәптән 281,6 тонна бәрәңге, 96,1 тонна үлчәүле сөт, 148,9 тонна шикәр, 853,5 мең данә тавык йомыркасы, 395,6 тонна ит, шул исәптән 202,8 тонна сыер ите.
Ярминкәләр үткәрү өчен 3908 транспорт берәмлеге җәлеп ителгән.
Авыл хуҗалыгы ярминкәләре кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү максатында үткәрелә, бу «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.