Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында видеоконференцэлемтә режимында Россия Федерациясе төбәкләрендә 2025 елда язгы кыр эшләренең барышы турында киңәшмә узды. Чара Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Патрушев рәислегендә узды.
Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
Киңәшмәдә катнашучылар 2025 елда Краснодар краенда, шулай ук Саратов, Ростов, Брянск һәм Чиләбе өлкәләрендә язгы кыр эшләренең барышы турында мәгълүмат бирделәр.
Татарстан Республикасында бүгенге көнгә көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру 508 мең га мәйданда башкарылган, бу планнан 60% тәшкил итә.
Быелгы язгы кыр эшләрен уңышлы һәм сыйфатлы башкару өчен 42,1 млрд сум акча кирәк, шулардан: 15,1 млрд сум ашламаларга; 3,5 млрд сум орлыкларга; 6,1 млрд сум үсемлекләрне яклау чараларына; 8,6 млрд сум ягулык-майлау материалларына һәм запас частьләргә; 8,8 млрд сум башка чыгымнарга.
Хуҗалыкларда язгы кыр эшләренә 11 мең трактор, 2,5 мең йөк автомобиле, 857 чәчү комплексы, 6 мең чәчкеч һәм туфрак эшкәртү агрегатлары җәлеп ителгән.