Министрлыкта сөт терлекчелеге буенча киңәшмә узды

2025 елның 11 апреле, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында видеоконференцэлемтә режимында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Максим Боровой рәислегендә киңәшмә узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов катнашты.

Киңәшмә барышында катнашучылар сөт терлекчелегендәге бүгенге вәзгыять, шул исәптән сөт сыерлары саны, сөт җитештерүнең гамәлдәге куәтләре һәм аларны киңәйтү мөмкинлекләрен билгеләү, шулай ук терлекчелек комплексларын төзү буенча инвестиция проектларын гамәлгә ашыруга ярдәм итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Максим Боровой, Татарстан Республикасы план буенча 2026 елга иң күп сөт җитештерүче төбәк булачак — үсеш 142,4 мең тонна көтелә, дип ассызыклады.

Шулай ук Максим Боровой әйтүенчә, Татарстан Республикасы 2024 ел белән чагыштырганда 2030 елга сөт җитештерүне планлы үстерү буенча ТОП-10 төбәк арасында беренче урынны алып тора.

Татарстан Республикасында бүгенге көндә авыл хуҗалыгы оешмаларында сөт юнәлешендә 575 мең баштан артык мөгезле эре терлек бар, шул исәптән 210,9 мең баш сыер.

Агымдагы елның 1 кварталында барлык категория хуҗалыкларда 546,8 мең тонна сөт җитештерелгән, узган елга караганда үсеш 3,9%ка күбрәк, шул исәптән авыл хуҗалыгы оешмаларында 455,2 мең тонна сөт җитештерелгән - 105,3%, 2024 елга карата 23,1 мең тонна күбрәк. Бер сыердан уртача савым 2151 кг тәшкил иткән, 129 килограммга күбрәк яисә узган елга карата 106,4%.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International