Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов рәислегендә терлекчелек тармагының агымдагы елның 1 кварталындагы эшчәнлегенә йомгаклар ясау буенча киңәшмә узды. Анда терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Сирень Нигъмәтҗанов, нәсел эше һәм терлекләрне үрчетү бүлеге башлыгы Дамир Миңнебаев, республиканың муниципаль районнарындагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең терлекчелек буенча консультантлары, селекция-нәсел хезмәтләре башлыклары катнашты.
Сирень Нигъмәтҗанов, 1 кварталда республиканың авыл хуҗалыгы оешмаларында 455 мең тоннадан артык сөт җитештерелгән, узган елга караганда 5%ка артыграк, диде.
“Кош-кортлар һәм дуңгызлар саны буенча уңай динамика күзәтелә. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда кош-кортлар саны - 281 мең башка, дуңгызлар саны - 12 мең башка, ягъни беренчесе - 2%ка һәм икенчесе 3%ка арткан”, - дип билгеләп үтте терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы.
Сирень Нигъмәтҗанов сүзләренә караганда, агымдагы елның 1 яртыеллыгында 51 мең 810 тонна кош ите җитештерелгән. Республикада кош ите җитештерүне иң күп арттырган районнар: Актаныш, Питрәч һәм Лениногорск муниципаль районнары.
“Агымдагы елның апрель башына 67,5 мең бозау туган. 89,3 мең сыер һәм тана орлыкландырылган. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда сыерларны ясалма орлыкландыру узган елга карата 25%ка артыграк булган яисә 110% тәшкил итә”, - дип билгеләп үтте Дамир Миңнебаев.
Киңәшмә азагында Гөлүс Баязитов 2025 елга терлекчелек тармаклары буенча юл карталары күрсәткечләренең үтәлешен аерым контрольгә алырга кирәклеге турында әйтте.