РФ Авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут Идел буе федераль округы субъектларының АПК идарә органнары вәкилләре, шулай ук ведомство буйсынуындагы югары уку йортлары җитәкчеләре белән видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов һәм министр урынбасары Гөлүс Баязитов катнашты.
Чарада Идел буе федераль округында терлекчелек тармагы алдында торган төп бурычлар турында фикер алыштылар.
Округ терлекчелек продукциясе җитештерү буенча илдә алдынгы урыннарны били һәм алга таба күләмнәрен арттыру өчен аның зур мөмкинлекләре бар. 2024 ел йомгаклары буенча Идел буе федераль округы төбәкләре өлешенә мөгезле эре терлекләр, кош-корт һәм йомырка җитештерүнең дүрттән бер өлеше диярлек, сөтнең өчтән бер өлеше һәм дуңгызчылык продукциясенең 1/6 өлеше туры килде. Моннан тыш, округта үзебезнең күркә итенең 54%ы чыгарыла.
2030 елга Идел буе федераль округы терлекчеләре алдында амбициоз максатлар тора. Алар 12,3 млн тонна сөт, 4,1 млн тонна терлек һәм кош ите, шулай ук 14,5 млрд.йомырка җитештерергә тиеш.
Оксана Лут, АПК өлкәсендә илкүләм максатларга ирешү өчен дәүләт ярдәме чараларының, шул исәптән терлпекчеләр өчен дә, киң спектры эшләнде, дип билгеләп үтте. 2025 елда дуңгызчылык комплексларын төзү һәм реконструкцияләү өчен ташламалы кредитлау программасы гамәлгә кертелде. Беренчеләрдән булып, Идел буе федераль округы, атап әйткәндә, Мордовия предприятиеләренең заявкалары хупланды, диде ул.
Киңәшмә барышында аграр югары уку йортлары ректорлары һәм эре җитештерүче компанияләр җитәкчеләре терлекчелекне үстерү, генетика һәм селекция өлкәсендәге проектлар турында сөйләделәр. Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы тармак өчен белгечләр әзерләү системасын камилләштерү кирәклегенә басым ясады. Аерым алганда, Министр, һөнәри юнәлешнең беренче баскычы буларак, агротехкласслар челтәрен булдыруның, шулай ук урта һөнәри белемне, югары белемне һәм фәнни эшчәнлекне бәйли торган өзлексез белем бирүнең нәтиҗәле системасын булдыруның мөһимлеген билгеләп үтте.