Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында видеоконференцэлемтә режимында "Идел буе федераль округы мисалында агросәнәгать комплексын һәм авыл территорияләрен үстерүнең закон чыгару аспектлары" темасына киңәйтелгән «түгәрәк өстәл» утырышы узды.
Утырышта: Дәүләт Думасы депутатлары - Аграр мәсьәләләр комитеты әгъзалары, Статс-секретарь - Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Максим Увайдов, Чувашия Республикасы Башлыгы Олег Николаев, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Гөлүс Баязитов һәм Рөстәм Гайнуллов, федераль һәм төбәк хакимият органнары вәкилләре, Идел буе федераль округы Россия Федерациясе субъектларының закон чыгару һәм башкарма хакимияте органнары, фәнни һәм мәгариф аграр оешмалары вәкилләре, муниципаль берәмлекләр, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
Аграр мәсьәләләр комитеты рәисе Владимир Кашин докладында: «Идел буе округы – үзенчәлекле округ, ул 14 уникаль республиканы, өлкәне һәм крайны үз эченә ала, һәм һәр төбәк аерым үзенчәлеккә ия. Аларда төрле милләт халыклары яши һәм аларның саны ил буенча гомуми гражданнар санының 20%ын тәшкил итә.
Бүген Идел буе федераль округының (ПФО) агросәнәгать комплексы Россия Федерациясендә азык-төлек товарларын җитештерүчеләрнең иң эреләреннән санала. Авыл хуҗалыгына аерым игътибар бирелә. Икътисадның әлеге мөһим секторына федераль ярдәм чаралары төбәк программалар белән актив тулыландырыла.
Агросәнәгать комплексының төп бурычлары - элеккечә үк тотрыклы җитештерүне саклап калу, аның нәтиҗәлелеген арттыру, импортка бәйсезлекне арттыру, аграрийларның табышын арттыру һәм авылда тормыш сыйфатын яхшырту булып кала», - диде Владимир Кашин.
Комитет рәисе авыл территорияләрен үстерүгә комплекслы якын килү мәсьәләләренә дә тукталды, авылларда тиешле инфраструктура булдыру, шул исәптән юллар, уңайлы торак, спорт һәм мәдәният объектлары төзү өчен Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы программалары гына түгел, ә федераль министрлыкларның барлык 14 программасы эшләргә тиеш, диде ул.
Кыр эшләре чорында үзебезнең авыл хуҗалыгы техникасы, түбәнрәк бәяләрдән ашламалар белән тәэмин итү, азык-төлек товарларына һәм техникасына бәяләр диспаритеты, ветеринария иминлеге, кадрлар әзерләү һәм аларны авылда калдыру мәсьәләләре һәм Россия авылларын үстерүгә йогынты ясый торган башка мәсьәләләр дә актуаль булып кала.
Владимир Кашин үзенең нотыгында, авыл турында “караңгы почмак” дип уйлаудан күптән туктарга кирәк, диде, фәлсәфәне үзгәртергә һәм авылны яңа лозунг астында үстерергә кирәк: шундый һөнәр бар - Илне туендыручылар. Аграрий һөнәре дә, Ватанны яклаучы һөнәре кебек – Россия бәйсезлегенең нигезен тәшкил итә”.