Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Таҗикстан Республикасына килде.
Бүген Марат Җәббаров агросәсәнәгать продукциясе, шул исәптән он, тавык йомыркасы, үсемлек мае һәм катнаш азык җитештерә торган «Фаровон» холдингында булды.
“Фаровон” Таҗикстан Республикасында катнаш азык җитештерүче иң эре предприятие булып тора, анда йомырка салучы тавыклар, бройлер чебиләр һәм мөгезле эре терлекләр өчен 20 төрдән артык катнаш азык җитештерелә.
Эш сәфәре барышында министр он тарттыру заводы эшчәнлеге белән танышты. “Безнең он - иң югары сыйфат стандартлары һәм кимчелексез җитештерү практикасы символы ул. Үзебезнең клиентларны югары сыйфатлы продукт белән тәэмин итү өчен без онның һәр партиясен катгый сайлап алу һәм контроль процессы аша уздыруыбыз белән горурланабыз”, - дип сөйләделәр предприятиедә.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте