Марат Җаббаров Таҗикстанның Согдиана өлкәсе җитәкчелеге белән очрашты һәм “Татарстан-Таҗикстан” эшлекле форумында катнашты

2025 елның 3 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Таҗикстан Республикасына килде.

Эш сәфәре кысаларында министр Татарстан Республикасы һәм Таҗикстан Республикасының эшлекле даирәләре катнашында түгәрәк өстәлдә катнашты. Сөйләшүләрдә шулай ук Таҗикстан Республикасының Согдиана өлкәсе Рәисе Раджаббой Әхмәдзода, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясенең Таҗикстан Республикасы Худжант шәһәрендәге Генераль консулы Сергей Ланкин катнашты.

Сәфәр барышында министр эшлекле форумда һәм Татарстанның һәм Таҗикстанның бизнес-даирәләре хезмәттәшлегенә багышланган «Татарстан-Таҗикстан» түгәрәк өстәлендә катнашты.

Форум Таҗикстан Республикасының Согдиана өлкәсе Рәисе Раджаббой Әхмәдзоданың һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның сәламләү сүзләре белән ачылды. Россия Федерациясенең Хуҗандтагы Генераль консулы Сергей Ланкин чарада катнашучыларны сәламләде һәм барысына да уңышлы эш теләде.

“Без Россия - Таҗикстан мөнәсәбәтләре кысаларында республикаларыбыз арасындагы хезмәттәшлекне югары бәялибез. Бүген дөньякүләм үзгәреп торучан һәм халыкара мөнәсәбәтләрнең бөтен системасы үзгәрүгә борылган шартларда безнең илләрнең партнерлыгы аеруча зур әһәмияткә һәм актуальлеккә ия була. Безнең илләр җитәкчеләренең даими диалогы һәм үзара эшлекле сәфәрләр төбәкара дәрәҗәдә эшләү өчен менә дигән шартлар һәм мөмкинлекләр тудыра”, — дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Раджаббой Әхмәдзода Таҗикстанның Татарстан белән сәнәгать секторын модернизацияләү һәм яңа материаллар һәм технологияләр сатып алу өлкәсендә тәҗрибә уртаклашырга әзер булуын билгеләп үтте.

Марат Җәббаров Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә-икътисадый куәтен презентацияләде.

“Нефть чыгару һәм нефть эшкәртү республикада алдынгы тармакларның берсе булып тора. Иң эре нефть компанияләренең берсе – Татнефть бездә урнашкан. Без 33,8 млн тонна нефть чыгарабыз, бу тулаем Россия күләменнән 5% тәшкил итә һәм чыгарылган нефтьнең 70%тан артыгын үзебездә эшкәртәбез”, - диде министр.

Марат Җәббаров, Татарстан - химия продукциясен җитештерү үзәге булып санала, дип әйтте. Республикада полимерлар, каучук, пластик, ашлама җитештерү һәм эшкәртү өлкәсендә Россиянең иң эре предприятиеләре урнашкан.

Ул Татарстан Республикасының Россиядә агросәнәгать комплексында лидерларның берсе булуын әйтеп узды. 2024 елда республика, 341 млрд сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештереп, Россия Федерациясе субъектлары рейтингында 3 нче урынны алды, диде ул.

Татарстан Республикасы сөт җитештерү буенча – беренче, бәрәңге игү буенча – икенче, шикәр чөгендере һәм йомырка җитештерү буенча – җиденче, ит җитештерү буенча – сигезенче, тулаем ашлык җыемы буенча – унынчы һәм яшелчәләр буенча унберенче урында тора.

Аның әйтүенчә, ел йомгаклары буенча Татарстанның агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлау күләме 470 млн доллар булган. “Хәләл” продукция 14 млн долларга экспортланган. Агросәнәгать комплексы продукциясе дөньяның 56 иле буйлап 258 тышкы икътисадый эшчәнлектә катнашучыга экспортлана.

Ел йомгакларыннан күренгәнчә, Таҗикстан Республикасына экспорт күләме 5,2 млн долларлык булган, ә импорт - 1,4 млн доллар. Үзара файдалы мөнәсәбәтләр партнерлыкны ныгыта һәм «Экспорт» илкүләм проекты максатларына туры килә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International