Ленар Гарипов «KazanEnergyExpo» күргәзмәсе кысаларында «Икеләтә җиңүчеләр» экспозициясендә булды

2025 елның 3 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген «KazanEnergyExpo» энергетика күргәзмәсе кысаларында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов «Икеләтә җиңүчеләр» экспозициясендә булды.

Күргәзмә «Энергопром» Татарстан халыкара энергетика форумы кысаларында оештырылган һәм «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында уза.

«Икеләтә җиңүчеләр» масштаблы экспозициясе энергетика тармагы вәкилләренең Бөек Ватан сугышында Җиңүгә керткән өлешенә, шулай ук сугыштан соңгы чорда энергия инфраструктурасын торгызу буенча алып барылган гаять зур эшләргә багышланган.

Исегезгә төшерәбез, 2025 ел илдә совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенә 80 ел, ә Татарстан Республикасында Ватанны саклаучылар елы, дип игълан ителде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International