Терлекләрне электрон исәпкә алу, җитештерү процессларын автоматлаштыру, мобиль кушымта аша хисап бирү һәм предприятие эшен онлайн-режимда күзәтеп бару: цифрлаштыру Татарстан фермерлары тарафыннан елдан-ел уңышлырак гамәлгә кертелә. Технологияләрнең җитештерү нәтиҗәлелеген арттыруга ничек ярдәм итүе һәм ИТ-продуктларның илебезнең агросәнәгать киләчәге өчен аеруча мөһим булуы турында Россельхозбанкның «Фермер мәктәбе» мәгариф проектын тәмамлаучы, Татарстанның Зеленодольск районында «Светлое озеро» агрофермасы җитәкчесе Татьяна Кирова сөйләде.
- Сез җитештерү процессларын оештыруда ни өчен ИТ-чишелешләрдән файдаланырга уйладыгыз?
«Светлое озеро» агрофермасында күбрәк кул хезмәте кулланыла. Хайваннарга һәм кошларга индивидуаль якын килү һәм аларны мөмкин кадәр табигый шартларда тоту – безнең принципиаль позициябез.
Башта без, башка күп кенә фермерлар кебек үк, эшләрне кулдан башкаруны планлаштырдык, җитештерү чыгымнарын һәм күләмнәрен теркәп бардык. Мессенджерларда агымдагы бурычлар, графиктагы үзгәрешләр, продукция белән тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алыша идек. Әмма процессларны цифрлаштыруга һәм автоматлаштыруга ихтыяҗ фермер хуҗалыгын үстерү башында ук барлыкка килде, чөнки хәбәрләр югала иде, ә карарлар кабул итү өчен язмаларны структуралаштыру һәм анализлау катлаулана барды. Цифрлы технологияләр куллану җитештерү процессларын оптимальләштерергә, хезмәт чыгымнарын киметергә, җитештерүнең нәтиҗәлелеген күтәрергә һәм продукциянең сыйфатын яхшыртырга ярдәм итте.
- Сез нинди чишелешләр сайладыгыз? Аларны гамәлгә керткәннән соң сезнең хуҗалык эшендә нәрсә үзгәрде?
Беренче эш итеп без хайваннарны һәм кошларны, хезмәткәрләрнең эш урыннарын, территориягә үтү һәм траспортта керү юлларын видеокүзәтү системасын урнаштырдык, бу эш процессларын нәтиҗәле контрольдә тотарга һәм төрле вәзгыятьләрне оператив хәл итәргә мөмкинлек бирде. Хәзер территориягә бары тик оператор кушуы буенча, Телегам-бот аша гына үтеп керергә мөмкин: шлагбаумнар аша узганда, автомобиль номеры теркәлеп, контроль видео җибәрелә. Вакыт релесы яктырту һәм вентиляция системасына идарә итә, шуның белән терлекчелек биналарында көн яктылыгын һәм микроклиматны даими контрольдә тотып була.
Хайваннар һәм кош-корт үстерүгә карата үзебезнең аерым ысуллар булганга күрә, без фермада барлык эш процессларын автоматлаштыра алмыйбыз, әмма продукцияне эшкәртүгә - сырлар һәм ит деликатеслары җитештерүгә карата яңалыкларны мөмкин кадәр күбрәк кертергә тырышабыз. Моның өчен безнең җитештерүдә сыр әзерләү автоматка көйләнде һәм сырны өлгертү өчен камера, шулай ук салкын һәм кайнар ыслау өчен термокамера эшли башлады.
- Цифрлы технологияләр кертелгәннән бирле сез нинди уңай үзгәрешләр күрәсез?
Термокамера җитештерүчәнлекне шактый арттырырга ярдәм итте: ул итне, сырны, кош-корт итләрен пешерергә, кыздырырга һәм какларга, минималь хезмәт чыгымнары белән казылык җитештерергә мөмкинлек тудыра.
Үз чиратында, сырны автоматлаштырылган рәвештә әзерләү сакчыл эшләргә мөмкинлек бирә: ул энергияне чамалы сарыф итә һәм барлык технологик процессларны гарантияле үтәү өчен акыллы ярдәмче булып тора. Ә сырларны өлгертү өчен автомат камерасы идеаль шартлар тудыра - температураның, дымлылыкның, вентиляция эшенең оптимальлеген тәэмин итә.
Озак вакыт җитештерелә торган сырлар өлгерү барышында нык кибәләр һәм авырлыгын югалталар Һәм бу процесста автоматлаштыру бик мөһим, чөнки әлеге процесс белән нәтиҗәле идарә итү югалтуларны киметә һәм җитештерүнең керемлелеген арттыра, сырларга өлгерергә мөмкинлек бирә, үзенең уникаль тәме, структурасы һәм хуш исе сакланып кала.
- Агросәнәгать комплексында цифрлаштыруга сезнең карашыгыз?
Агросәнәгать комплексын цифрлаштыру бүгенге фермер өчен нәтиҗәлелеккә тиң: «цифра» җитештерү процессларын контрольдә тотуны җиңеләйтә, хисап бирүдә һәм башка эшләр барышында да булыша. Барлык дөнья трендлары хайваннарның, итнең, сөтнең кайдан һәм ничек алынуын цифрлаштыруга, хайваннарның ничек үстерелүен һәм башкаларны белүгә юнәлдерелгән. Россия дә шушы юлдан бара, һәм без республикабызның агросәнәгать комплексын цифрлаштыруда алда баруын теләр идек, моның өчен барлык алшартлар да бар.
Безнең хуҗалыкка килгәндә, 2025 елга планда терлекләрнең баш санын һәм җитештерү күләмен арттыру, шулай ук сату күләмнәрен арттыру тора. Шул исәптән Россельхозбанкның Своё Фермерство экоплатформасыннан, иң мөһиме, түләүсез цифрлы сервислардан файдаланып эш итү. Әлеге платформаның потенциалы зур, без аны өйрәндек һәм әкренләп аннан файдалана башладык. Сайтта сатуга өстәмә итеп, анда үз продукциябезне актив урнаштырырга һәм шул рәвешле сату күләмнәрен арттырырга планлаштырабыз.