Агымдагы елның 11 февраленнән 31 мартына кадәр «АПКның ашлык сыйфатын бәяләү үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасындагы филиалы вәкилләре район хакимиятләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре һәм хуҗалык субъектлары җитәкчеләре, агрономнар, авыллар хезмәтчәннәре һәм башка кызыксынучы затлар катнашында «2025 елда ашлыкка дәүләт мониторингын оештыру үзенчәлекләре» темасына 10 күчмә киңәшмә үткәрделәр.
Очрашулар барышында филиал директоры урынбасары Идрис Гатин аграрийларга азык-төлек бодаен декларацияләү буенча мәгълүматны җентекләп аңлатты, катнашучылар белән ашлык партияләрен булдыру мәсьәләләрен, пробалар алу кагыйдәләрен, лаборатор сынаулар үткәрү срокларын һәм дәүләт мониторингын уздыруны оештыру тәртибенә кагылышлы башка аспектлар каралды.
- «АПКның ашлык сыйфатын бәяләү үзәге» ФДБУ филиалы Татарстан Республикасында ашлыкка дәүләт мониторингын уздыруга вәкаләтле оешма. Алда зур эш тора. Россиянең 27 субъектында 52 млн тонна каты һәм йомшак сортлы бодайны тикшерү планлаштырыла. Татарстанда аның тулаем 100% җыемын анализларга кирәк булачак, - дип ассызыклады Идрис Гатин.
Филиал директоры урынбасары сүзләренә караганда, дәүләт мониторингы нәтиҗәләре бодайның табышлы булуына турыдан-туры йогынты ясый һәм ашлыкның куллану үзенчәлекләре һәм товар классификациясе турында дөрес белешмәләр бирә. Шул ук вакытта һәр партиянең куллану үзлекләре җилемчәнең (клейковинаның) төсенә, исенә, дымлылыгына, күләменә һәм сыйфатына, аксымның төренә, масса өлешенә, коелу санына, шомалыгына, натурасына, чүплелегенә, зарарлы һәм бөртекле катнашмалар булуына һәм башка күрсәткечләргә тикшереләчәк. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен мондый тикшеренүләр элеккечә үк бушлай башкарыла.
Эшлекле очрашулар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының, шулай ук Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең (Россельхознадзорның) Татарстан Республикасы буенча идарәсенең язгы авыл хуҗалыгы эшләренә багышланган планлы республика киңәшмәләре кысаларында уза, алар Питрәч, Биектау, Балтач, Кайбыч, Кама Тамагы, Лаеш, Балык Бистәсе, Әлки, Тәтеш районнарында узды инде.