Татарстанда “Фермер мәктәбе”н тәмамлаучылар клубы” старт алды

2025 елның 24 марты, дүшәмбе

Россельхозбанкның «Фермер мәктәбе» белем бирү программасын үзләштерүчеләр Татарстан Республикасында социаль юнәлешле яңа проект башлап җибәрделәр.

Проектны - “Фермер мәктәбе”н тәмамлаучылар клубы”н тантаналырәвештә башлап җибәрү Казан дәүләт аграр университетында узды.

“Фермер мәктәбе” - безнең банкның флагман проекты. Илебезнең барлык төбәкләрендә 8 000гә якын кеше мәктәптә укулар узды инде. Безнең проектны тәмамлаучылар белем алу белән бергә, агросәнәгать комплексында чын-чынлап үзләренең бизнесларын үстерә башлыйлар. Татарстан Республикасы “Фермер мәктәбе”н тәмамлаучылар клубы” оештырыла торган беренче төбәк булды, әмма башка төбәкләр дә бу практиканы кулланырлар, дип ышанам. Шунысы мөһим, клубны оештыру инициативасы мәктәптә укулар узучыларның үзләреннән килә, димәк, бу чыннан да кирәкле, бу берләшүгә һәм эшләр башлауга мөһим этәргеч. Без мондый инициативаларны хуплыйбыз, бу башка төбәкләр өчен дә игелекле традиция булыр, дип ышанабыз», – дип билгеләп үтте Россельхозбанк идарәсе рәисе киңәшчесе Любовь Белеску үзенеңд сәламләү чыгышында.

РФ Дәүләт Думасы депутаты, «Эшкуарлык» партпроектының федераль координаторы Әлфия Когогина ассызыклавынча, Татарстан әлеге белем бирү программасын гамәлгә ашыруга беренчеләрдән булып кушылды. Проектның мөһимлеген һәм аңа ихтыяҗ булуын нәтиҗәләр күрсәтә. “Бүген залга мәктәп укуларын үзләштерүчеләр – үз хезмәтләре һәм осталыклары белән уңышка ирешкән, халкыбыз өчен кирәкле товарлар һәм продуктлар җитештерүче алдынгы фермерлар, эшкуарлар җыелган”, – дип билгеләп үтте ул.

Проект фермерлыкны һәм авыл тормышын популярлаштыруга, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре кооперациясен үстерүгә, тәҗрибә уртаклашуга, белем базасын булдыруга юнәлдерелгән.

“Фермер мәктәбе”н тәмамлаучылар клубы” – коммуникацияләр өчен вакыт белән чикләнмәгән башка мәйданчык ул. Шактый еллар дәвамында каралган инициатива бүген гамәлгә ашырылды һәм ул катнашучыларга элемтәләрне сакларга һәм бер-берсе белән тәҗрибә уртаклашырга ярдәм итәчәк», - дип хәбәр итте Россельхозбанкның Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кәдермәтова.

“Фермер мәктәбе”н тәмамлаучылар клубы мәктәпне тәмамлаучыларның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре буларак интеллектуаль куәтен һәм һөнәри тәҗрибәсен берләштерү мәйданчыгы булып хезмәт итәчәк, җитештерелә торган продукцияне сату һәм алга этәрү стратегияләрен бергәләп эшли торган урын булачак, шулай ук безнең фермерларның авыл хуҗалыгы җитештерүен үстерү өчен иң яхшы ысуллартабарга мөмкинлек бирә торган инструмент булачак”, – дип сөйләде “Фермер мәктәбе”н тәмамлаучылар клубы” координаторы Дмитрий Евдокименко.

“Фермер мәктәбе”н тәмамлаучылар клубы” үсеш стратегиясен презентацияләде, аның нигезендә берләшмә авыл хуҗалыгы кооперацияләре һәм агроагрегаторлар төзергә, гомуми бүлү үзәге (фермер продукциясе склады) ачарга, тренинглар һәм мастер-класслар уздырырга, тышкы экспертлар белән консультацияләр уздырырга, фермерларга грантлар һәм субсидияләр алуда ярдәм итәргә планлаштыра.

Амбициоз максатларга ирешү өчен бүген хезмәттәшлек турында килешүләр имзаланды. “Фермер мәктәбе”н тәмамлаучылар клубы” белән Россельхозбанк, «Бердәм Россия»нең Татарстан Республикасындагы Иҗтимагый ярдәм штабы, Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе, Авыл территорияләрендә туризмны үстерү агентлыгы хезмәттәшлек итәчәк.

“Фермер мәктәбе” – ул банк, дәүләт һәм фән мөмкинлекләрен берләштергән уникаль белем бирү проекты. Татарстанда проектны 179 кеше тәмамлаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International