Татарстан Республикасында агросәнәгать предприятиеләре арасындагы конкурс кысаларында авыл хуҗалыгы оешмаларының 2025 елгы язгы кыр эшләренә әзерлек дәрәҗәсен арттыру максатларында аларның әзерлекләрен кабул итү уздырылды.
Комиссияләр тракторларның, чәчү һәм туфрак эшкәртү техникасының әзерлеген, шулай ук ашламаларның һәм орлык материалының булу-булмавын һәм аларны саклау шартларын, хезмәтне саклау эшләренең оештырылуын һәм хезмәткәрләрне язгы кыр эшләре чорына кызыксындыру буенча каралган чараларны тикшерделәр.
Тикшерү барышында тракторларның техник тикшерелү узуы, күчмә ремонт звеноларының булуы, техник хезмәт күрсәтү пунктларының эше, хезмәтне саклау буенча тиешле кабинетның һәм документациясенең булуы, барлык технологик процессларның үтәлеше, орлык материалының әзерлеге, чәчү нормаларын үтәү, орлыкларны эшкәртү тирәнлеге, агрегатның тизлеге, кимчелекләрсез чәчү һәм кырларда игенчелек культурасын арттыру тикшерелде.
Комиссия әгъзалары шулай ук механизаторларга куркынычсызлык техникасын үтәүнең мөһимлеген, хезмәт өчен түләү бәяләрен, язгы кыр эшләрендә катнашучы эшчеләрне матди кызыксындыру һәм бүләкләү чараларын аңлаттылар.
Татарстан Республикасы Аксубай, Актаныш, Әтнә, Арча, Балтач, Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Зәй, Мамадыш, Нурлат, Түбән Кама, Сарман, Тукай муниципаль районнары хуҗалыкларының әзерлеге югары, дип бәяләнде.