«Минзәлә» минераль шифалы суы “Россиянең төп файдалы сулары” (РОСГЛАВВОДА — Главная Вода России») конкурсында җиңүче булды

2025 елның 20 марты, пәнҗешәмбе

Су һәм алкогольсез продукциянең сыйфаты буенча «РОСГЛАВВОДА — Главная Вода России» Россия конкурсы йомгаклары буенча «РОСГЛАВВОДА — Яшәү чыганагы» номинациясендә «Минзәлә» газлы минераль шифалы суы конкурсның иң югары бүләген алды.

Конкурсның эксперт жюри составына 43 эксперт кергән, алар арасында 7 фән докторы, 6 фән кандидаты, тиешле һөнәри белеме һәм эш тәҗрибәсе булган фән һәм бизнес-бергәлек вәкилләре бар.

Конкурста 57 предприятие катнашты, 151 су һәм алкогольсез продукция үрнәге тәкъдим ителде.

«ТПФ Изыскатель» ҖЧҖ «Минзәлә» минераль шифалы суын һәм «Мензелинка» эчәрсуын чыгару һәм сыешлыкларга тутыру белән шөгыльләнә.

Су җитештерү предприятиесе эре сәнәгать предприятиеләреннән еракта - Татарстан Республикасының экологик чиста районында - Минзәлә шәһәрендә урнашкан.

«Минзәлә» минераль шифалы суын куллануга медицина күрсәтмәләре Россиянең тернәкләндерү медицинасы һәм курортология фәнни үзәге биргән бальнеологик бәяләмәсе белән билгеләнгән.

«Минзәлә» минераль шифалы суын җитештерү цехында су махсус катыргы-кәгазь фильтрларда фильтрлана, УФО-лампа белән зарарсызландырыла һәм газлана, аннары автомат рәвештә төрле күләмле ПЭТФ шешәләренә тутырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International