«АПКның Ашлык сыйфатын бәяләү үзәге» ФДБУның Татарстан Республикасы филиалының сынау лабораториясендә «Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясенең генераль директоры Юрий Еров җитәкләгән галимнәр һәм белгечләр коллективы булды.
Сәфәр Татарстан аграрийларын язгы чәчүгә сыйфатлы төп авыл хуҗалыгы культуралары орлыклары белән тәэмин итү өчен Ассоциациянең һәм «Агросәнәгать комплексы продукциясенең иминлеген һәм сыйфатын бәяләү Федераль үзәге» ФДБУ хезмәттәшлеген үстерүгә багышланган. Актуаль белешмәләргә караганда, бүген Ассоциациядә 15 мең тоннадан артык орлык материалы (39 сорт) бар.
Филиал җитәкчесе Татьяна Менликиева экскурсия уздырды һәм учреждениенең эше, шулай ук кулланыла торган тикшеренү методлары турында сөйләде.
Филиал җитәкчесе Татьяна Менликиева экскурсия уздырды һәм учреждениенең эше, шулай ук кулланыла торган тикшеренү ысуллары турында сөйләде.
Филиал директоры урынбасары Идрис Гатин һәм Татьяна Менликиева кунакларны республиканың агросәнәгать комплексы продукциясенең сыйфатын һәм иминлеген контрольдә тоту системасы белән таныштырдылар, бу системага киң спектрлы тикшеренүләр уздыру өчен үзебезнең һәм чит ил җайланмалары белән җиһазланган заманча сынау лабораториясе керә, анда пестицидларның, агулы элементларның калган микъдары, ГМОларның булуы ачыклана.
“Татарстанның элиталы орлыклары” республиканың орлыкчылык хуҗалыклары һәм селекционерлары өчен генә түгел, ә Татарстаннан читтә дә ышанычлы, абруйлы ярдәмче буларак билгеле. Шуңа күрә безнең хезмәттәшлек авыл хуҗалыгы тармагы өчен актуаль бурычларның берсенә - орлыкларны тикшерү санын арттыруга ярдәм итәчәк, - дип хәбәр итте «АПКның Ашлык сыйфатын бәяләү үзәге» ФДБУның Татарстан Республикасы филиалы директоры урынбасары Идрис Гатин.
“Татарстанның элиталы орлыклары” ассоциациясе вәкилләре әйтүенчә, бүген республикада сыйфатлы орлыкларга ихтыяҗ зур һәм ул 283,7 мең тонна (123%) тәшкил итә. Татарстан Республикасының 43 районының 22сендә эшләүче авыл хуҗалыгы предприятиеләре өчен бу мәсьәлә аеруча актуаль.
Сыйфатлы орлык материалы өстәмә энергетик чыгымнарсыз (ашламалар, гербицидлар, пестицидлар) үсемлекләрнең тиешенчә үсүен тәэмин итәргә, чүп үләннәрнең, авыруларның, корткычларның тискәре йогынтысын киметергә һәм шул нигездә уңышны 15-20%ка арттырырга мөмкинлек бирә. Моннан тыш, сыйфатлы орлыклар куллану стратегик бурычларны үтәргә дә ярдәм итә. Элегрәк Татарстан авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров республика алдында “экспорт юнәлешен көчәйтү” максаты торганын хәбәр иткән иде. Россия Президенты Указы буенча агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлауны 2021 елдагыдан бер ярым тапкырга кадәр арттыруга ирешергә кирәк. Бүген бу юнәлештә республикада 258 компания эшли, алар үз продукцияләрен дөньяның 56 иленә җибәрәләр.