Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында министр урынбасары Рөстәм Гайнуллов рәислегендә Малайзия делегациясе белән Малайзиянең Ислам үсеше департаментында (JAKIM) аккредитация мәсьәләләре буенча эшлекле очрашу узды.
Сөйләшүләрдә шулай ук Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» комитеты рәисе Аббяс Шляпошников һәм азык-төлек базарын үстерү бүлегенең әйдәүче киңәшчесе Салават Сәхабетдинов катнашты. Малайзия делегациясе составына Малайзиянең Ислам үсеше департаменты вәкилләре Мохамад Замри Бин Мохамед Шапик һәм Джохари Бин Абдул Латип кергән.
Яклар Татарстан һәм Малайзия арасында хезмәттәшлекне үстерү, шулай ук продукциянең «Хәләл» стандартына туры килүен бәяләү һәм аккредитацияләү өлкәсе турында фикер алыштылар.
Үзара файдалы мөнәсәбәтләр партнерлыкны ныгыта һәм «Экспорт» илкүләм проекты максатларына туры килә.