Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районында «Август-Кама Тамагы» ҖЧҖ вәкилләре катнашында умартачылыкны үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Анда Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы урынбасары Илнур Гыйниятов, Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илфат Вәлиев, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының умартачылык һәм аквакультура секторы мөдире Динард Гатауллин, «Август – Агро» ҖЧҖ агрономы Алмаз Идрисов катнаштылар.
Илнур Гыйниятов районның 2024 елдагы умартачылык эшенә йомгаклар ясады. Ел башына районда 210 умарталык, 1995 умарта оясы исәпләнә. 2024 елда 706 центнер товар балы һәм 1245 центнер тулаем бал җитештерелгән.
Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы урынбасары умарталыкларны паспортлаштыру, хуҗалыкларның һәм район умартачыларының үзара тыгыз бәйләнештә эшләве, законнарны үтәү зарурлыгы турында билгеләп үтте, шулай ук 2025 елга бурычлар билгеләнде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Ирек Садыйков видеоконференцэлемтә режимында - умарта оялары санын саклап калу төп бурыч булып тора, дип ассызыклады. “Кырларны эшкәрткәндә хуҗалыклар куллана торган препаратлар бик көчле, алар умарталарның һәлак булуына китерергә мөмкин. Бер-береңне ишетергә, үзара мөнәсәбәтләрне активлаштырырга өйрәнергә кирәк”, - диде Ирек Садыйков.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының умартачылык һәм аквакультура секторы мөдире Татарстан Республикасында умартачылыкны үстерү, умарталарның үлү һәм авыру сәбәпләре, нәселле умартачылык һәм кадрлар проблемалары турында сөйләде.
“Безнең республика бал җитештерү буенча Россиядә 4 нче урында тора, бу Башкортостан дәрәҗәсендә, гәрчә безнең территория 2 мәртәбә кечерәк булса да. Кама Тамагы районында 1 умарта оясыннан 29 кг бал алынган, бу бик яхшы күрсәткеч”, — дип ассызыклады Динард Гатауллин.
«Август-Кама Тамагы» ҖЧҖенең чәчүлек мәйданнары структурасы белән агроном Алмаз Идрисов таныштырды. Сөйләшү барышында тиздән энтомофиль культураларны эшкәртү башланачагы турында умартачыларга үз вакытында хәбәр итү һәм үсемлекләрне химик яклау чаралары белән эшкәртү срокларын үтәү, умарталар өчен куркыныч булмаган препаратлар, шул исәптән биологик препаратлар куллану, баллы үсемлекләрдән буфер яклау зоналары булдыру мәсьәләләрендә умартачылар һәм вәкилләр арасында үзара аңлашуга ирешелде.
Чара ахырында Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районының алдынгы умартачыларына умартачылыкны үстерүгә керткән аерым өлешләре һәм махсус хәрби хәрәкәттә (СВОда) катнашучыларга гуманитар ярдәм күрсәтүләре өчен район Башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.