Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Башкортостан Республикасына килде.
Эш сәфәре кысаларында Марат Җәббаров Агросәнәгать форумын ачу тантанасында һәм «Агрокомплекс 2025» 35нче халыкара күргәзмәсендә катнашты.
Министр чаралар барышында телекүпер режимында Уфа районында «Ростсельмаш» комбайн заводының ремонт-сервис дилер үзәген һәм Әбҗәлилов районында «Бүләк» экофермасын файдалануга тапшыруда катнашты.
"Күргәзмәдә катнашучылар үзләренә яңа партнерлар табарлар, тәҗрибә уртаклашырлар, дип ышанабыз. Барыгызга да уңышлар телим, катлаулы вакытта яшибез, ул бездән төпле, стандарт булмаган чишелешләр таләп итә. Без барысын да булдырачакбыз", - дип билгеләп үтте Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, форумда катнашучыларны һәм кунакларны сәламләп.
«Агрокомплекс 2025» экспозициясендә Россиянең 40 төбәгеннән, якын һәм ерак чит илләрдән 350дән артык компания катнаша. 2025 елгы форумның эшлекле программасы тармак үсешенең төп тенденцияләрен колачлый. Шулай ук Татарстан Республикасы экспозициясендә 7 агросәнәгать предприятиесенең стендлары бар, алар арасында «Татагрохимсервис» АҖ, «Агрокомпани» ҖЧҖ, «Глобал Агро»ҖЧҖ.
Форумда 25 тән артык эшлекле чара уздыру планлаштырылган, алар арасында төп юнәлешләр: Россия АПКсы өчен цифрлы инновацияләр һәм чишелешләр, авыл хуҗалыгы җитештерүенең технологик суверенитеты, үсемлекләрне яклау чаралары, биотехнологияләр, сөт һәм ит индустриясен, Россия кошчылыгын үстерү тенденцияләре, үз илебез ветеринариясен үстерү, генетиканы үстерү, АПКда пилотсыз технологияләр куллану, хәләл продукция базарын үстерү перспективалары һәм башкалар. Бу - АПК белгечләре өчен ел саен үткәрелә торган һәм тармак компанияләре, ассоциацияләр, дәүләт хакимияте органнары вәкилләре белән Россиянең фәнни җәмәгатьчелеге һәм партнер илләр арасында нәтиҗәле диалог булдыруны тәэмин итә торган күргәзмә чарасы.
Фото: Башкортостан Республикасы Башлыгының матбугат хезмәте