«Авыл туризмы» төркемчәсе Татарстан Республикасында «Фермер мәктәбе» белем бирү проекты гамәлгә ашырылган елларда «иң күп хатын-кызлардан торучы төркемчә» булды. Барлык тыңлаучыларның 74%ы гүзәл затларга туры килә. Хатын-кыз фермерлар арасында популярлыгы буенча икенче урында «Кошчылык» юнәлеше тора. Әлеге юнәлеш буенча дәүләт үрнәгендәге дипломнар алучыларның яртысы хатын-кызлар. Популяр темалар өчлегендә тагын «Сөт-ит терлекчелеге» юнәлеше. Бу төркемчәләрдә булучыларның өчтән берен ханымнар тәшкил итә.
Гомумән алганда, Россельхозбанк тикшеренүләре йомгаклары буенча, «Фермер мәктәбе»н биш агымда 180 кеше уңышлы тәмамлаган, аларның 40%ы (ягъни 73 кеше) хатын-кызлар.
“Фермер мәктәбе” проекты нәтиҗәләреннән күренгәнчә, хатын-кызлар ир-атлар белән беррәттән авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнергә әзер. Аларның бу өлкә белән кызыксынуларын беренче агымның хатын-кызлар арасында иң популяр булу факты исбатлый. Гүзәл затларда дүртенче агымда белем алу аеруча кызыксыну уятты. Монда, мөгаен, төп рольне теманың уникальлеге – агротуризм уйнагандыр, ул актуаль һәм заманча юнәлеш булып санала”, - дип билгеләп үтте Россельхозбанкның Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кәдермәтова.
Зеленодольск районыннан Татьяна Кирова «Фермер мәктәбе»н иң яхшы тәмамлаучыларның берсе булды. Бу эшне дә, гаилә тормышын да бергә уңышлы алып барырга мөмкин булуны исбатлый торган мисал. Татьяна Кирова үзе фермерлык эшен дә алып бара (кош-корт, сарык үрчетү белән шөгыльләнә), яхшы әни булырга да өлгерә, социаль челтәрләрдә агробизнесны популярлаштырырга һәм аңа язылучылар белән аралашырга да вакыт таба. Шул ук вакытта бизнесын фәнни нигезләнгән заманча чынбарлыкны исәпкә алып төзи торган гыйлемле белгеч тә ул.
Тикшерү йомгаклары буенча, шулай ук «Фермер мәктәбе»н тәмамлаучы кызлардан алынган кайтаваз юлы белән хатын-кызларның киләчәктә дә белем алырга һәм алган белемнәрен практикада кулланырга әзер булулары ачыкланды. «Фермер мәктәбе» кысаларында беренче тапкыр гамәлгә ашырыла торган уку юнәлешләре аларда аеруча кызыксыну уята, бу аларның яңа маршрутлар буенча алга барырга әзер булуларын һәм моңа теләкләре булуын раслый.
Татарстан Республикасында «Фермер мәктәбе» белем бирү программасы 2021 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Әлеге Россельхозбанк проекты Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Казан дәүләт аграр университеты катнашында гамәлгә ашырыла.
Фермерлык эшенә ярдәм итү «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.