Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексы мәсьәләләре буенча видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә узды. Анда министр урынбасарлары, муниципаль районнар башлыклары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, бүлек башлыклары һәм эре инвесторлар катнашты.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин хәбәр итүенчә, республикада октябрьдән алып бүгенге көнгә кадәр явым-төшем уртача 83% яисә 175 мм тәшкил итә, күпьеллык уртача күрсәткеч - 210 мм. Көзге культураларның кышлау шартлары: куакланган урыннарда температура 0 градустан -6 градуска кадәр тирбәлә. Аларда шикәр күләме җитәрлек дип бәяләнә - 24%ан алып 29,30%ка кадәр җитә.
“Чәчүлекләрне оператив рәвештә тукландыруга һәм тырмалауга әзер булырга кирәк. Республика буенча орлыклар белән тәэмин ителеш 123% тәшкил итә. Быелгы чәчүлекләрдә үзебезнең орлыклар өлеше, узган ел белән чагыштырганда, барлык категорияләр буенча да арттырылды. 2025 ел уңышы өчен Татарстан буенча минераль ашламалар гектарга 61 кг тупланган, шулардан сыек ашламалар - 2,6 кг. Әче туфракны известьлау буенча 2025 елга план - 80 мең га мәйдан”, - дип билгеләп үтте Дмитрий Яшин.
Министр урынбасары Рафаэль Фәттахов техниканы 2025 елгы кыр эшләренә әзерләү, аны яңарту һәм пилотсыз авиация системаларын куллану турында сөйләде. “1 мартка тракторларның 93%ы, чәчкечләрнең 97%ы, чәчү комплексларының 90%ы һәм туфрак эшкәртү агрегатларының 96%ы ремонтланган. Агымдагы елда хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә әзерлеген комиссия тикшерүе 17-21 март көннәрендә узачак. Бу вакытка авыл хуҗалыгы машиналарын агрегатлаштыру, тракторларны механизаторлар белән тәэмин итү төгәлләнгән булырга тиеш”, - дип әйтте министр урынбасары.
Тиздән кырлар кардан ачыла башлаячак һәм бу күпьеллык үләннәрне һәм көзге культураларны тукландыра башларга мөмкинлек бирәчәк. “Иртә язда чәчүлекләрне тукландыру өчен шулай ук кече авиацияне җәлеп итү яхшы. Авиация ярдәмендә карлы җепшек урыннарда үзйөрешле техника йөри алмаган мәйданнарга ашлама кертергә була. Фаразланган җылы һава торышы дымны тиз парга әйләндерәчәк. Алдагы уңыш кыска вакыт эчендә дымны каплатуга да нык бәйле булачак”, - диде Рафаэль Фәттахов.
Министр урынбасары Гөлүс Баязитов әлеге чорга сөт җитештерүнең торышына йомгаклар ясады. “Республика буенча тулаем савым 5 мең 128 тонна тәшкил итә, 2024 елның шушы чорына карата 107% тәшкил итә яисә 348 тоннага күбрәк. Җитештерелгән сөт күләме буенча Кукмара муниципаль районы алда бара, аларда тәүлеккә 522 тонна сөт савып алына һәм 600 тоннага якынлаша. Сөт җитештерү буенча алдынгылар рәтендә: Балтач (402 тонна), Әтнә (380 тонна), Саба (335 тонна), Минзәлә (320 тонна) районнары”, - диде Гөлүс Баязитов.
Аннары 2025 елда шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү темасына нотык белән министр урынбасары Рөстәм Гайнуллов чыгыш ясады. ”Барлыгы 5 юнәлеш буенча эш алып барыла: мини-фермалар төзү, савым сыерлары һәм 3 яшьтән зуррак бияләр тоту, кысыр таналар һәм берне бозаулаган таналар, яшь кош-корт сатып алу. 2024 елда 44 меңгә якын граждан 448 млн. сум субсидия алды, 2025 елга 711 млн. сум планлаштырылган. Татарстан Республикасы Рәисе савым сыерларын тотуга өстәмә ярдәм күрсәтү турында карар кабул итте, субсидия ставкалары бер сыерга 2,3 - 4,3 мең сумнан 6,3 мең сумга кадәр арта. Бу, хуҗалыкның товарлылыгына бәйсез рәвештә, бердәм ставка булачак. Шулай ук кысыр таналар һәм берне бозаулаган таналар сатып алуга субсидияләр дә арта – товар таналар өчен - 60 меңнән 80 мең сумга кадәр, нәселле таналар өчен - 70 меңнән 90 мең сумга кадәр”, - дип сөйләде Рөстәм Гайнуллов.
Азык-төлек базарын үстерү бүлеге башлыгы Валентин Спичков язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләрен оештыру турында сөйләде. ”15 марттан Татарстан Республикасында гадәттәге язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлый, алар Казанда1 2 мәйданчыкта, Чаллы шәһәрендә 2 мәйданчыкта, Зеленодольск шәһәрендә 2 мәйданчыкта, Түбән Камада 2 мәйданчыкта һәм Түбән Кама районының Кама Аланы поселогында 1 мәйданчыкта узачак. Ярминкәләр 2025 елның 27 апреленә кадәр (7 ярминкә атнасы) үткәреләчәк. Быел сәүдә мәйданчыклары адресларына кайбер үзгәрешләр кертелде, мәсәлән, ремонт эшләре барганга күрә, Казан шәһәренең Киров районында Батыршин урамында, “Җиләкле бистә” сәүдә үзәге янында Краснококшайский урамында ярминкәләр булмаячак. Бу районнарда яшәүчеләр өчен ярминкә Декабристлар урамындагы «Мәскәү базары» янында оештырылачак. Ярминкәләр өчен җаваплы затлардан сыйфатлы ассортимент булуны, дөрес логистика, ветеринария хезмәтләре оештырылуын һәм бәяләрнең дөрес куелышын күзәтеп баруларын сорыйм, шулай ук сәүдә барышында фальсификат продукция сатылуга юл куймаска кирәк”, - дип ассызыклады Валентин Спичков.
Йомгак ясап, министр җитештерү оешмаларында хезмәтне саклауны оештыруга, Татарстан Республикасының терлекчелек предприятиеләрендә биологик иминлекне тәэмин итүгә игътибарны арттырырга кирәклеген искәртте. Министр шулай ук авыл хуҗалыгы идарәләренә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге һәм Татарстан Республикасы Ветеринария хезмәте белән берлектә актив һәм бердәм эшләргә кушты.