Татарстанда күренекле мелиоратор Әнвәр Залаков истәлегенә багышланган көрәш буенча республика турниры узды

2025 елның 10 марты, дүшәмбе

Узган атнада Татарстан Республикасының 12 районы вәкилләре «Алинә» спорт залында егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча республика турнирына җыелды. Турнир Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Татарстанның күренекле мелиораторы Әнвәр Мәхмүт улы Залаков истәлегенә багышланган иде.

Чарада Әлки муниципаль районы башлыгы Александр Никошин, «Идел буе федераль округы буенча җирләрне мелиорацияләү һәм авыл хуҗалыгын су белән тәэмин итү идарәсе» ФДБУ директоры Марс Хисмәтуллин, Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Роберт Һадиев, «Мелиорация» Әлки күчмә механикалаштырылган колоннасы ААҖ генераль директоры Марат Вәлиев, билбау көрәше буенча Татарстан җыелма командасының өлкән тренеры Рәмис Вафин һәм башкалар катнашты.

Сәламләү сүзләре белән Александр Никошин һәм Марс Хисмәтуллин чыгыш ясадылар.

Ярышларның иганәчесе - «Татмелиорация» траст компаниясе ААҖ, анда Әнвәр Мәхмүт улы Залаков 1999 елдан 2018 елга кадәр җитәкче булып эшләгән.

Залаков Әнвәр Мәхмүт улының хезмәт биографиясе беренче көннәрдән үк Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы җитештерүе һәм мелиорация төзелеше үсешенә бәйле булды.

1971 елдан 1991 елга кадәр Ә.М. Залаков Әлки районында эшли: башта “Татарстан авыл хуҗалыгы техникасы” («Татсельхозтехника») район бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары, 1975 елдан “Татарстан мелиорация-су төзелеше” («Татмелиоводстрой») трестының Юхмачы ПМК-8 башлыгы. Турыдан-туры аның җитәкчелегендә предприятие кыска вакыт эчендә артта калучылар рәтеннән алдынгылар рәтенә чыга һәм мелиорация бүлекчәләре арасында ел саен диярлек күчмә Кызыл Байрак ала. 1979-1991 елларда ул Әлки районының Татагрохимия берләшмәсен җитәкли. Районда эшләү чорында предприятиеләрдә җылы гаражлар һәм ремонт-механика остаханәләре булган куәтле заманча җитештерү базасы булдырыла, анда эшләргә уңай булсын өчен барлык кирәкле шартлар тудырыла. Предприятиенең үз хезмәткәрләре өчен барлык коммуналь инфраструктура - үзәкләштерелгән су, канализация һәм җылылык булган заманча эшчеләр поселогы төзелә, бу исә эшләүчеләрнең социаль-торак шартларын яхшыртуга һәм предприятиедә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга ярдәм итте.

Якташлары, Базарлы Матак район үзәгендәге бер урамга Залаков Әнвәр Мәхмүт улы исемен биреп, игелекле эшләре өчен һәм рәхмәт йөзеннән аның исемен мәңгеләштерделәр.

1999 елдадан А.М. Залаков мелиорация тармагын җитәкли. Аның һөнәри сыйфатлары, шулай ук заманча җитәкче сыйфатлары һәм реформаторлык сәләте аркасында мелиорация бүлекчәләре икътисадый кризисның авыр шартларында банкротлыктан котылып калып кына калмыйча, предприятиеләр финанс яктан уңышлы көчәйделәр, аларның җитештерү-техник куәте ныгыды һәм шуның белән төзелеш-монтаж эшләрен арттырдылар.

А.М. Залаков нинди генә вазыйфада булса да, һәр урында үзен энергияле, принципиаль һәм гыйлемле белгеч, шулай ук хезмәт коллективының көчен куелган бурычларны хәл итүгә туплый белүче югары профессиональ, җаваплы, компетентлы һәм максатчан җитәкче итеп күрсәтте.

Аның хезмәте СССР, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан югары бәяләнде, ул югары дәүләт бүләкләренә һәм мактаулы исемнәргә лаек булды: «Почет Билгесе», «Дуслык», «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденнары белән бүләкләнде; «Фидакарь хезмәт өчен» медале, «Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының алтын медале» белән бүләкләнде; аңа «ТАССРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре», «Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» һәм «Россия агросәнәгать комплексының мактаулы хезмәткәре» исемнәре бирелде; ирешкән хезмәт уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен ул Россия Федерациясе Президентының һәм Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатларына лаек булды.

Ул 4 районның: Әлки, Сарман, Яңа Чишмә һәм Биектау районнарының «Мактаулы гражданы».

Әнвәр Мәхмүт улыннан соң аның шәкертләре һәм көрәштәшләре калды, ә аның хезмәтләре һәм төзелгән объектлары озак еллар Татарстан халкы өчен хезмәт итәчәк!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International