Кадерле хатын-кызларыбыз! Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үзем сезне язның беренче бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне - 8 Март белән чын күңелдән котлыйм!
Бу күркәм бәйрәм сезгә – тормышыбызның бизәге булган хатын-кызларга гына хас язгы матурлыкны, сөйкемлелекне, мәхәббәтне һәм назны чагылдыра. Сез үзегезнең фидакарь хезмәтегез, тырышлыгыгыз, эштәге уңышларыгыз белән, шул ук вакытта, сабырлык, зирәклек, тыйнаклык күрсәтеп, җәмгыять үсешенә үзегездән гаять зур өлеш кертәсез. Сезнең һөнәри казанышларыгыз гаилә һәм якыннарыгыз турында кайгырту белән бергә үрелеп бара, үзегегезнең үрнәгегез белән безне дә рухландырасыз.
Шушы матур, кояшлы яз бәйрәме уңаеннан сезгә чын йөрәктән хәерле озын гомер, исәнлек-саулык, гаиләләрегездә тынычлык, иминлек, мәхәббәт-аңлашу булуын, хезмәтегездән, тормышыгыздан ямь-тәм табып яшәвегезне телим. Матур хыялларыгыз тормышка ашсын, бәхет ишекләрегез гел ачык, янәшәгездә һәрвакыт тугры дуслар булсын!
Бәйрәме белән сезне!
Ихтирам белән,
ТР Премьер министры урынбасары –
ТР авыл хуҗалыгы
һәм азык-төлек министры М.А. Җәббаров