Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә республикада умартачылыкны үстерү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Чарада министр урынбасары Гөлүс Баязитов, игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Ирек Садыйков, терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Сирень Нигъмәтҗанов, умартачылык һәм аквакультура секторы мөдире Динард Гатауллин, Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе урынбасары Мария Грибанова, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов, «Татарстан умартачылары» ТИО рәисе Шәүкәт Хәйруллин, Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге Татарстан Республикасы идарәсенең җир контроле бүлеге башлыгы Илдар Хәлилов катнаштылар.
Киңәшмә барышында бал ярминкәләрен оештыру, «Татар балы» брендын куллану, умарталыкларны паспортлаштыруны һәм умарта ояларын маркировкалауны вакытында башкару, умарталарның сакланышын тәэмин итү максатларында авыл хуҗалыгы культураларын эшкәрткәндә пестицидлар һәм агрохимикатлар куллану буенча закон таләпләрен үтәү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Үсемлекләрне эшкәрткәндә биологик препаратларны киң куллану, торак пунктлардан 300 м ераклыкта баллы культуралардан (фацелия, донник, эспарцет) саклау полосалары булдыру мәсьәләсен җентекләбрәк тикшерделәр.
“Республиканың муниципаль районнарында тәҗрибә кырларында рапс чәчүне планлаштыру, ветеринария ягыннан имин булмаган төбәкләрдән, шул исәптән Урта Азиядән республикага умарта пакетлары кертүгә каршы тору эшләрен башкару да мөһим. Шулай ук авыл хуҗалыгы культураларының уңышын һәм умартачылык хуҗалыкларының керемен арттыру максатларында республика районнарында умартачылыкны контракт нигезендә үстерергә һәм серкә анализын ясау һәм умарталарның авыруларын ачыклау өчен ветеринария лабораториясе булдырырга кирәк”, - диде Динард Гатауллин.
Умартачылык һәм аквакультура башлыгы сүзләренә караганда, 2026 елда Россия төбәкләрендә умартачылык тармагына дәүләт ярдәме тәҗрибәсен өйрәнү өчен Татарстан Республикасында Россия умартачыларының халыкара форумын оештыру планлаштырыла.
Шәүкәт Хәйруллин Кама Тамагы муниципаль районында «Август» агропредприятиесе тарафыннан авыл хуҗалыгы культураларын үсемлекләрне химик яклау чаралары белән эшкәртүгә карата үзенең борчылуын белдерде.
Марат Җәббаров барлык мәсьәләләрнең мөһимлеген билгеләп үтте һәм аларны үтәү буенча карарлар кабул итү өчен сроклар билгеләде.