Марат Җәббаров язгы кыр эшләренә әзерлек турында сөйләде

2025 елның 7 марты, җомга

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров көзге культураларның торышы һәм язгы кыр эшләренә әзерлек турында сөйләде. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Бүгенге көндә уҗымнарның торышы яхшы һәм канәгатьләнерлек, дип бәяләнә, тикшерү өчен сайлап алынган үрнәкләрнең 1%тан 4%ка кадәре үсеп китәлмәгән.

Бөртекле культуралар орлыклары белән тәэмин ителеш 123% тәшкил итә: ихтыяҗ - 283 мең тонна, барысы 348 мең тонна орлык бар. Агымдагы ел уңышы өчен 367 мең тонна минераль ашламалар сатып алынган, бу - гектарга уртача 61 кг туры килә. Шул күләмнән сыек ашламалар - 6,8% яки 25 мең тонна тәшкил итә.

Тиздән кырлар кардан ачыла башлаячак һәм бу техника белән эшләрне башларга мөмкинлек бирәчәк. Хуҗалыкларда түбән басымлы шиналарда 237 үзйөрешле сиптергеч, шулай ук 678 тагылмалы һәм асылмалы минераль ашламалар сиптергеч бар.

1 мартка тракторларның - 93%ы, чәчкечләрнең - 97%ы, чәчү комплексларының - 90%ы һәм туфрак эшкәртү агрегатларының 96%ы ремонтланган. Соңгы ункөнлектә тракторлар буенча динамика - 5%, авыл хуҗалыгы машиналары буенча - 4%. Техниканы ремонтлау өчен язгы кыр эшләренә 2 млрд 591 млн сумлык запас частьләр сатып алынган, бу тиешле күләмнең 81%ын тәшкил итә. 17 марттан 21 мартка кадәр техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеген кабул итү комиссиясе эше планлаштырылган.

Гомумән, агымдагы ремонт сезонында техниканы торгызу өчен 6 млрд сум кирәк. Чыгымнар 400 млн сумга арткан. Чыгымнарның артуына паркның тузган булуы һәм запас частьләр өчен бәяләрнең артуы тәэсир итә.

Министр, 15 марттан гадәттәге язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлаячак, дип билгеләп үтте, алар 27 апрельгә кадәр барачак.

Язгы кыр эшләрен вакытында башкару «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» яңа милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында каралган бурычларга ирешергә ярдәм итәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International