Татарстанда «Фермер мәктәбе»ндә 35 катнашучы үз бизнес-проектларын якладылар

2024 елның 29 ноябре, җомга

Казанда Россельхозбанкның «Фермер мәктәбе» мәгариф проектының бишенче агымында катнашучылар бизнес-планнарын якладылар. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Казан дәүләт аграр университеты, Россельхозбанк вәкилләре составындагы комиссия 30дан артык бизнес-проектны карады һәм проектларга барысына да диярлек бик әйбәт эшләнгән булуы һәм актуальлеге өчен югары бәя бирелде.

Татьяна Кирова - Татарстанда «Фермер мәктәбе»ндә яңа кеше түгел: аның беренче бизнес-проектын мәктәпнең яшьтәше дип әйтергә була. Биш ел элек эшкуар биредә кошчылык буенча беренче белем һәм күнекмәләр алган. Хәзер аның үз кошчылык фермасы бар, сөт һәм ит терлекчелеге уңышлы үсә, бөртекле ашлыкта симертелә торган карплары белән буасы бар. Чиратта - кыйммәтле балык токымнарын үрчетү. Татарстанда мәрсин (осетр) фермасы - Татьянаның быел эксперт комиссиясенә тәкъдим иткән яңа бизнес-план темасы булды.

“Минем уйлавымча, бу уңышлы проект булачак. Татарстан һәм Россия базарында кыйммәтле токымлы балыклар бик күп түгел. Безнең бизнес-план нигезендә ябык җылы ангардагы бассейнда бер килограммга кадәр авырлыктагы Ленский мәрсине (осетр) үрчетеләчәк - бу яхшыртылган токым гибриды, ул тизрәк үсә һәм тәм сыйфатлары буенча да перспективалы. Без елга 26-28 тонна товар балыгы җитештерүне планлаштырабыз”, - дип сөйләде Татьяна. 

Республикада «Фермер мәктәбе»нең бишенче агымында 35 кеше катнашты. Болар - Татарстанның 22 муниципаль берәмлегендә яшәүче һәм эш башлаучы фермерлар.

“Барлык бизнес-проектлар шактый тирән эшләнгән һәм аларның барысының да киләчәктә уңышлы тормышка ашуына шанслары бар. Без, катнашучылар уку процессына җитди һәм җаваплы караганнар, теманы тирәнтен өйрәнгәннәр, дип саныйбыз, алар экспертларга һәм укытучыларга да шактый күп һәм катлаулы сораулар бирделәр. Уку барышында алар өчен үзара, фәнни оешмалар, төрле дәүләт учреждениеләре һәм ведомстволары вәкилләре белән элемтәләр урнаштырырга уңай мөмкинлек булды”, - дип билгеләп үтте Казан дәүләт аграр университетының Икътисад һәм җитештерүне оештыру кафедрасы мөдире, икътисад фәннәре докторы Фәрит Мөхәммәтгалиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International