Игенчеләр сарае бинасының рәсеме яңа 1000 сумлык номинал купюрасында төшерелергә мөмкин

2024 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Үзәк Банкы яңа мең сумлык купюра дизайны өчен Идел буе федераль округындагы объектларны тәкъдим итте. Шулардан: Игенчеләр сарае, КФУның төп корпусы, «Казан» гаилә үзәге.

"Узган ел 1 мең сумлыкка тәкъдим иттеләр, әмма аның дизайны җәмгыятьтә төрле реакция тудырды. Шуңа күрә тукталырга һәм арткы якның дизайнын яңадан эшләргә булдык", - дип белдерде Үзәк Банк башлыгы Эльвира Нәбиуллина.

Бүгенге көндә Игенчеләр сарае бинасында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Ветеринария идарәсе һәм башка дәүләт ведомстволары кабинетлары урнашкан.

Бина үзенең гадәти булмаган экстерьеры аркасында бөтен Россия территориясендә уникаль булып санала. Архитектура стилендә ампир һәм классицизм элементлары алынган, шуңа күрә бинаны эклектик стильгә кертергә мөмкин. Бина ике симметрияле блоктан һәм гөмбәздән тора. Композициянең үзәгендә - корылманың төп үзенчәлеге - арка эчендә урнаштырылган бронза агач. Агачның биеклеге - 20 метр. Агач Казан җирләренең уңдырышлы булуын һәм алга таба үсешен символлаштыра.

Тагын бер мөһим деталь – үзәк гөмбәз. Гөмбәз үзе классик формада, әмма аның өслегендәге спираль рәшәткә Көнчыгыш мәдәниятләре архитектурасындагы традицияләргә якын тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International