Бүген Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясен сату буенча чираттагы ярминкәләр узды. Продуктларны һәм товарларны республиканың төрле муниципаль районнарыннан фермерлар, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре алып килде.
Сатып алучылар, үз чиратында, ярминкәләр җирле җитештерүдәге экологик чиста фермер продукциясен сатып алу өчен менә дигән мөмкинлек кенә түгел, ә концерт программасы һәм һәр сатып алучыга игелекле һәм игътибарлы мөнәсәбәт белән чын бәйрәм дә ул, диләр.
Мәйданчыкларның эше һәм китерелгән ассортимент белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов танышты. Ул сәүдә рәтләрен чыкты, сатып алучылар һәм сатучылар белән аралашты.
“Һәр ярминкәдән соң безнең шәһәр халкының теләкләре исәпкә алына, икенче ярминкәгә килгәндә, шуннан чыгып эш итәбез. Бүгенге көндә бернинди ыгы-зыгы күзәтелми, барлык мәйданчыкларда да продукция җитәрлек күләмдә китерелгән”, - дип билгеләп үтте Ленар Гарипов.
Ярминкәләр югары социаль әһәмияткә ия һәм республика җитештерүчеләре җитештергән авыл хуҗалыгы продукциясен сатуның иң уңайлы форматларының берсе булып тора. Шәһәр халкына кулай бәяләрдән продуктларның киң ассортменты тәкъдим ителә: кош-корт ите, йомырка, сыер ите, дуңгыз ите, бәрәңге, яшелчә, сөт һәм сөт продуктлары, шикәр, көнбагыш мае, он, кондитер әйберләре һәм башкалар.
Ярминкәләр 2024 елның 29 декабренә кадәр булачак.