Министрлыкта “Авыл яши – Деревня живет” проектын гамәлгә ашыру кысаларында бишенче уку дәресе узды. Анда министр урынбасары Рөстәм Гайнуллов катнашты.
Уку кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы линиясе буенча кече эшкуарлык өчен булган дәүләт ярдәме чараларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре, 2025 елда авылда кече хуҗалыкларга ярдәм программаларын гамәлгә ашырудагы яңалыклар каралды.
Проект авыл хуҗалыгы территорияләренең эшлекле активлыгын арттыру һәм авыл тормышы рәвешен ныгыту буенча мәгълүмати-координацион үзәк булдыруны күздә тота. “Авыл яши - Деревня живет” проекты 2023 елдан республиканың дүрт пилот районында: Әгерҗе, Апас, Баулы һәм Балтач районнарында гамәлгә ашырыла башлады.
Пилот проектының максаты - авыл эшкуарларына агробизнеска ярдәм итү төрләре һәм иң яхшы практик технологияләрне куллану турында мәгълүмат бирү. Әлеге проект, барыннан да элек, авылларны саклап калуга һәм торгызуга, кече һәм урта эшкуарлыкның конкурентлык сәләтен арттыруга, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны популярлаштыруга һәм авыл хуҗалыгының төрле юнәлешләре буенча мәгълүмати-методик база булдыруга юнәлдерелгән.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин катнашында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча зона семинар-киңәшмәләре беркетмәсе нигезендә әлеге проект буенча консультация үзәкләренең эш тәҗрибәсен республиканың барлык муниципаль районнарына таратырга карар кылынды.
Уку дәресләрен уздыру максатында укыту программасы һәм уку дәресләренең тематикасы эшләнде, ул 35 юнәлешне үз эченә ала. Укулар тематикасы дәүләт тарафыннан җайга салу, федераль һәм төбәк дәрәҗәдәге дәүләт ярдәме чаралары, икътисад һәм фермер хуҗалыгына идарә итү, агробизнес алып баруның практик юнәлешләре кебек һәм башка мәсьәләләргә кагыла.
Кече хуҗалыкларга ярдәм итү йомгаклары буенча «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында «Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектлары акселерациясе» төбәк проекты 2024 елда түбәндәге юнәлешләр буенча субсидияләр һәм грантлар бирүне күздә тота: «Агростартап» проектлары буенча фермерларга грант ярдәме; авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын үстерүгә субсидияләр бирү; эш башлаучы кооперативларның матди-техник базасын үстерү программасы буенча грант ярдәме; «Гаилә рәвешләрен үстерү» программасы буенча грант ярдәме; шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм.