Азнакай районында терлекчелек мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе узды

2024 елның 29 октябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районында «Татарстан Республикасы терлекчелеге - үсеш торышы һәм перспективалары» темасына зона семинар-киңәшмәсе узды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов, шулай ук авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, инвесткомпанияләр җитәкчеләре, хуҗалыкларның терлекчелек һәм зоотехника буенча консультантлары катнашты.

Татарстан Республикасы сөт җитештерү буенча Россия Федерациясе төбәкләре арасында ныклы рәвештә 1 нче урында тора, ул тулаем Россия Федерациясе буенча җитештерелә торган сөтнең 6,5%ын җитештерә. Төбәкләр арасында товар сөте җитештерүне арттыру буенча республика шулай ук алдынгы урыннарда. Соңгы 20 елда сыерларның җитештерүчәнлеге 2 мәртәбә арткан.

Киңәшмәдә 2024 елның 9 аенда терлекчелек тармагы эшенә йомгаклар ясалды. «1 млн 331 мең тонна сөт савылган, 308 мең тонна терлек һәм кош-корт үстерелгән, шулардан 72 мең тонна - эре мөгезле терлек, 76 мең тонна - дуңгыз һәм 159 мең тонна - кош-корт, ә 1 сыердан уртача 6231 кг тәшкил итсөт савыла», - дип билгеләп үтте Гөлүс Баязитов.

Азнакай районының «Союз-агро» сөтчелек комплексы мисалында терлекләрне тукландыру, карау һәм үрчетүнең алдынгы технологияләре турында видеоролик күрсәтелде.

Семинарда терлекчелектә югары нәтиҗәләр күрсәтүче хуҗалыкларның уңай үрнәкләре күрсәтелде. Шундыйларның берсе - Вафауллин КФХ. Ансель Альберт улы сөт җитештерүгә заманча технологияләрен кертү, терлекләрне ашату һәм цифрлы программа чишелешләрен кертү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Бүгенге көндә хуҗалыкта 500 башка исәпләнгән саву залы белән сөт комплексы уңышлы эшли.

Семинар-киңәшмә кысаларында шулай ук яшь терлекләрне үстерүнең яшерен мөмкинлекләре, яшь терлекләрне нәтиҗәле үстерү, яңа бозаулаган сыерларда матдәләр алмашы бозылу һәм терлекчелектә нәтиҗәлелекне арттыру өчен ясалма интеллект куллану мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәлләр узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International