Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районында «Сөтчелек юнәлешендәге нәсел хуҗалыкларының 2024 елның 11 аендагы эшенә йомгаклар һәм Татарстан Республикасы сөт терлекләренең геном селекциясе проектын гамәлгә ашыру кысаларында алда торучы бурычлар» темасына киңәшмә узды.
Чарада министр урынбасары Гөлүс Баязитов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Биектау муниципаль районындагы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәхимҗан Кәримов, “СОЮЗПЛЕМ” коммерциягә карамаган оешма директоры Вилсур Алиллулов һәм «Элита» дәүләт нәсел предприятиесе» АҖ генераль директоры Фәннур Зарипов катнашты.
Очрашу барышында Гөлүс Баязитов нәсел хуҗалыкларының агымдагы елның 11 аендагы эшенә йомгаклар һәм сөтчелек юнәлешендәге мөгезле эре терлекләрнең геном селекциясе проектын гамәлгә ашыру кысаларында алда торучы бурычлар турында сөйләде.
“Ел башыннан алып сөтчелек юнәлешендәге нәселле сыерлар саны бүгенге көндә булганнарының баш саны артуга һәм яңа хуҗалыкларның нәсел статусын алуларына бәйле артты. Болар: Бөгелмә районының “Северная Нива Татарстан” ҖЧҖендә + 3595 сыер, Балтач районының “Уңыш” ҖЧҖендә + 267 сыер һәм Кукмара районының Гаврилов ис. агрофирмасында + 961 сыер”, - дип билгеләп үтте министр урынбасары.
Соңгы 5 елда нәсел хуҗалыклары буенча динамика уңай, продуктивлык үсеше 29% тәшкил итә.
Катнашучылар шулай ук 2025 елга бурычлар турында фикер алыштылар. Республика - нәсел ресурсларының Федераль дәүләт мәгълүмат-аналитика системасын гамәлгә кертү буенча сынау төбәкләренең берсе булганлыктан, төп бурыч - 2025 елның 1 июненә кадәр барлык нәселле терлекләр буенча белешмәләрне кертү. Моның өчен: "Селэкс" программасына хайваннарның 4 буынга кадәрге токымнары буенча белешмәләр кертергә кирәк; барлык терлекләр Хорриот системасында теркәлергә тиеш; яңа туган яшь терлек чыгышының дөреслегенә тикшерелергә тиеш; барлык терлекләрнең токымлы булуы билгеләнергә тиеш.
“Терлекчелекнең алга таба үсешен фән белән тыгыз бәйләнештә булуда күрәбез. Нәсел эшен геном селекциясе дәрәҗәсендә оештырырга уйлыйбыз. Сөт җитештерү - икътисадый яктан тагын да нәтиҗәлерәк, ә нәселле продукциягә ихтыяҗ зур булсын өчен кирәк бу”, - дип ассызыклады Гөлүс Баязитов.