Министрлыкта коррупциягә каршы тору һәм кибериминлек буенча киңәшмә узды

2024 елның 7 октябре, дүшәмбе

Бүген Министрлыкта киңәшмә узды, аның кысаларында Министрлык Аппараты, Министрлык карамагындагы учреждениеләрнең территориаль органнары хезмәткәрләре өчен коррупциягә каршы агарту эшләре характерындагы лекция булды. Лекциядә спикер буларак Казан (Идел буе) федераль университетының проректор урынбасары - Комплекслы иминлек департаменты директоры – Валерий Красильников чыгыш ясады. Киңәшмә онлайн һәм офлайн форматларда оештырылды. Лекция барышында Министрлык хезмәткәрләренә коррупция төшенчәсе аңлатылды, коррупция юнәлешендәге хокук бозулар кылуның төп сәбәпләре билгеләнде, аларның статистикасы китерелде, шулай ук мондый җинаятьләрне (хокук бозуларны) кылган өчен җаваплылык аңлатылды.

Коррупциягә каршы көрәш чараларына аерым игътибар бирелде.

Киңәшмәнең икенче яртысы “Кибериминлек” темасы буенча узды. Үз нотыгы белән «Акыллы чишелешләр» компанияләре төркеменең (ГК) мәгълүмати иминлек аудиты юнәлеше җитәкчесе Антон Власов чыгыш ясады.  Ул мәгълүматның кибериминлегенә янаулар, ялган (фишинг) хәбәрләр һәм шалтыратулар турында сөйләде. Хезмәткәрләрне уяурак булырга өндәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International