Татарстан Республикасы «Алтын көз – 2024» күргәзмәсендә зур экспозиция белән катнашачак

2024 елның 7 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы делегациясе 26нчы “Алтын көз” Россия агросәнәгать күргәзмәсендә катнашачак. Ул 9 - 12 октябрьдә Тимирязев академиясе базасында төзелгән «Тимирязев үзәге» укыту-күргәзмә комплексы мәйданчыгында узачак.

Татарстан Республикасы үзенең уникаль стенды белән катнашачак, ул Татарстан Республикасының агросәнәгать куәтен һәм агросәнәгать комплексы үсешенең югары культурасын ассызыклаячак.

Стендта Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының эре предприятиеләреннән май, сөт, ит, чәй, балык продукциясе, кондитер әйберләре презентациясе оештырылачак. Экспонентлар булып «Казан май комбинаты» АҖ, «Вамин Татарстан» ҖЧҖ, «Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты» АҖ, «Яратель кошчылык фабрикасы» АҖ, «Пестречинка» ҖЧҖ, «Татспиртпром» АҖ, «Икорный Дом Дары Волги» ҖЧҖ, «Заготовитель» АХҖК, «РМ Агро» ҖЧҖ, «Эссен Продакшн АГ», «ВТК акульчево» ҖЧҖ, «Эмиз сәүдә йорты» ҖЧҖ, «РИВЦ» АҖ катнашалар.

2023 ел һәм 2024 елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексын цифрлаштыру буенча төбәкләрнең динамик рейтингында беренче урынны алып тора. Төп цифрлы продуктлар да республика стендында күрсәтеләчәк: мәгарифтә VR, терлекчелектә ясалма интеллект, бәйдәге сыерлар сөтен исәпкә алу һәм дәүләт системаларын эшләү.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International