Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Аппараты «Урманны саклыйк» акциясенә кушылды

2024 елның 7 октябре, дүшәмбе

Бу ялларда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Аппараты илнең төп байлыкларының берсе булган Россия урманына сакчыл караш тәрбияләү максатында «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясен хуплады.

Агачлар Татарстан Республикасының Лаеш муниципаль районы территориясендә Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә утыртылды. Акция «Экология» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән оештырылды һәм ул җәмгыятьнең игътибарын урман ресурсларын саклау, торгызу һәм ишәйтү проблемаларына юнәлтүдән гыйбарәт.

«Агач утырту акциясе Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2010 елдан башлап үткәрелә. Бу көзге акция 28 нчесе инде. Һәр чара барышында ел саен 500-600 гектарда яңа урманнар булдырабыз», - дигән аңлатма бирде Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов.

Волонтерлар тулаем Татарстан Республикасы буенча 600 гектар мәйданда 2 млн. данә үсенте утырттылар. Акциягә 20 мең кеше кушылды. Акция Биектау, Питрәч, Лаеш һәм Зеленодольск муниципаль районнарында колачлы узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International