Татарстан Республикасында14 сентябрьдән гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды, алар Татарстан Республикасының 20 мәйданчыгында уза.
Бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов Казан шәһәренең авыл хуҗалыгы ярминкәләре буенча йөреп чыкты. Ярминкәләрдә агросәнәгать комплексының эре предприятиеләре — «Буа шикәре» ҖЧҖ, «Майский» теплица комбинаты» ҖЧҖ, «Татагролизинг» АҖ, «Татагрохим» АҖ, «Пестречинка» ҖЧҖ, шулай ук муниципаль районнар фермерлары үз продукцияләрен саттылар.
Халыкара өлкәннәр көненә багышланган Өлкәннәр декадасы кысаларында авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә чәй өстәлләре оештырылган иде һәм азык-төлек җыелмалары тапшырылды.