Министрлыкта «Сибур» холдингы вәкилләре белән очрашу узды

2024 елның 4 октябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Сибур-ТР» АҖ генераль директоры Айрат Сафин һәм «Сибур» ҖЧҖенең «Агросәнәгать комплексы» дивизионы директоры Сергей Роскошный белән очрашу узды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан министрның беренче урынбасары Ленар Гарипов, министр урынбасарлары Дмитрий Яшин, Гөлүс Баязитов, Рөстәм Гайнуллов һәм АПКны инженер-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы Илнар Габбасов катнаштылар.

Яклар инновацион материаллар куллану исәбенә АПКда чимал һәм әзер эшләнмәләр импортын алыштыруга юнәлдерелгән проектлар буенча фикер алыштылар.

Очрашу кысаларында «СИБУР» холдингы вәкилләре Татарстан Республикасының үсемлекчелек, терлекчелек һәм мелиорация өлкәсендәге агросәнәгать комплексы өчен чишелешләр тәкъдим иттеләр. Аларга тамчылы сугару, модульле бокслар, агротекстиль, теплица пленкалары, ашлык саклау өчен җиңсәләр, алма һәм бәрәңге өчен авыл хуҗалыгы әрҗәләре керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International